Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәдә юллар чистартыла

Кыш үзенекен итә, җайлап кына суыгы да, бураны да булып тора. Якшәмбе көнне генә соңгысы булды, дөньяны кар белән тутырды. Тик юлсыз калмадык. "Олы Әтнә авылын да коммуналь хуҗалык тракторлары йөреп, урамнарны кардан чистартып тора, Яңа Әтнә, Кече Әтнә, Шәкәнәч авылларын - Әтнә "Агрохимсервис", ә Яңа Җөлби авылына "Татавтодор" ның...

Кыш үзенекен итә, җайлап кына суыгы да, бураны да булып тора. Якшәмбе көнне генә соңгысы булды, дөньяны кар белән тутырды. Тик юлсыз калмадык.

"Олы Әтнә авылын да коммуналь хуҗалык тракторлары йөреп, урамнарны кардан чистартып тора, Яңа Әтнә, Кече Әтнә, Шәкәнәч авылларын - Әтнә "Агрохимсервис", ә Яңа Җөлби авылына "Татавтодор" ның Әтнә участогы тракторлары чыкты. Җәяүлеләр йөри торган сукмакны чистарта торган техника кайтты, тиздән эшкә керешәчәк", - диде Олы Әтнә авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Мөхәммәтшин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев