18 февраль 2017 яңалыклары
-
Әтнәләр 4 көн ял итә
Дүшәмбе һәм сишәмбе - тулы эш көннәре, ә чәршәмбе, 22 февраль, бәйрәм алды көне. Димәк, Хезмәт кодексы буенча эш көне бер сәгатькә кыскара. 23 февральдән 26 февральгә кадәр Ватанны саклаучылар хөрмәтенә ял итәчәкбез. Әлеге дүрт көнлек каникуллар безгә 1 гыйнвар ял көнен җомга - 24 февральгә күчерү турындагы хөкүмәт карары...
-
Россиядә авыл тарихларын өйрәнү Татарстаннан башланачак - Минтимер Шәймиев
Ш. Мәрҗани исемендәге Тарих институты Россия Федерациясе, якын һәм ерак чит илләр территориясендә татар авыллары тарихын да өйрәнергә җыена. (Казан, 17 февраль, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Татарстан Фәннәр академиясенең Ш. Мәрҗани исемендәге Тарих институты Татарстан авылларының тарихын өйрәнүгә керешә. Якын киләчәктәге планнар исемлегендә "Татарстан Республикасы торак пунктлары тарихы" проектына тотынып, аны...
-
Сөт тә хәрәм була ала
Tатарстанда хәләл продукция җитештерү икътисадның өстенлекле бер юнәлешенә әверелде. Шул сәбәпле бу өлкәдә контроль дә арта бара. Республикада бу эш белән Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең "Хәләл" стандарт комитеты шөгыльләнә. Комитет "Роспотребнадзор" һәм "Тест-Татарстан" оешмалары белән хезмәттәшлек итә. Комитетның эксперт бүлеге җитәкчесе Фоат хәзрәт Мөхәммәтов фикеренчә, хәләл турында сөйләшкәндә без бары...
-
Әтнәләрдән бизәкле оекбаш
Бизәкле оекбаш Бу оекбаш бишинә белән бәйләнә. 4 инәгә 12 шәр күз (барлыгы 48 күз) җыярга. 1 сул һәм 1 уң үрнәге белән 12 рәт резинка бәйләргә. Аннан 3 рәт уңнан бәйләргә. Күзләрне 24 шәр итеп ике энәгә бүләргә. Табан уң яктан уңнан, сул яктан сулдан бәйләнеп бара. Үкчә биеклеге...
-
Олы Әтнәдән Азалина әнисенең уң кулы
Мин Азалина булам.Олы Әтнә авылында яшим.Әниемә пәрәмәч пешерегә булышам. Фотоларны әнисе Әлфия Ваһапова җибәргән
-
«Җыр җырчыны үзе таба» — Ришат Төхфәтуллин (әңгәмә)
Ришат Төхфәтуллин - татар эстрадасының иң популяр җырчыларының берсе. Аның җырларын радионың сәнгать советы кабул итмәгән! Бетховенның бернинди сәләте юк дип уйлаганнар, Эйнштейнны акылга зәгыйфь дип санаганнар, Эдисонны надан дип мәктәптән куганнар дигән хәбәрләр белән янәшә куярлык яңалык түгелме соң бу? Ришат Төхфәтуллин бүгенге эстрада һәм сәнгать советлары турында уй-фикерләре...
-
Хәләл продукция җитештерү өчен бисмилла әйтү генә җитми...
Рус кешесе булуына да карамастан, кибетләрдә хәләл продукциягә өстенлек бирә Яшел Үзән районында урнашкан кошчылык фабрикасы директоры урынбасары Сергей Леонтьев. Аның фикеренчә, хәләл ризыкның сыйфаты гади продуктлар белән чагыштырганда күпкә югары. Татарстан кошчылык фабрикаларында хәләл ит продуктлары ничек җитештерелә? Аларны әзерләгәндә барлык кагыйдәләр дә төгәл үтәләме һәм «хәләл» дип язылган...
-
Әтнәдә күңелле очрашу узды
16 февраль көнне Габдулла Тукай исемендәге Әтнә Дәүләт Драма театры бинасында, Татар китап нәшриятының укыту-методика идарәсе җитәкчесе Чулпан Ялалова, йөзләгән методик әсбаплар авторы, педагогия фәннәре кандидаты Рәдинә Ягъфәрова һәм шагыйрә Фирүзә Җамалетдинова белән очрашуда катнаштык. Бигрәк тә Рәдинә Ягьфәрова чыгышын яратып, кызыксынып тынладык, бик кызык мәгьлүматлар алдык. Шундый очрашуларны оештыручы...
-
Әтнә хоккей лигасы уеннары дәвам итә
Уеннар бик кискен бара. Моның шулай икәнен әлеге фотога карап та белеп була. Биш командадан бүгөн көндәдә бары тик лүрт команда гфна көч сынаша.
-
Актанышта узган мәгариф хезмәткәрләренең Кышкы спартакиадасында әтнәләр дә катнаша (фотоларда)
Бүген, 18 февральдә, Актаныш районының «Актаныш» спорт комплексында Татарстан мәгариф хезмәткәрләренең 2017 елгы Кышкы спартакиадасы финалы старт алды. Җыр-бию белән ачылган тантаналы чара Актаныш муниципаль районы башлыгы Фаил Камаевның сәламләү чыгышы белән дәвам итте. Кунакларга сәламләү сүзе белән Татарстан Республикасы Премьер-министр урынбасары - Татарстан мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов...
-
Әтнәләр белгәннәрдән өйрәнә (фотоларда)
Җомга көнне, Арчаның Казан арты тарих-этнография музеенда республикабызның Казан арты районнарында эшләп килгән берләшмәләргә йөрүчеләр, "Ызандашлар"төркеме вәкилләре очрашты. Без, әтнәләр дә катнаштык бу чарада. Хәтерлисездер Әтнәбезгә Арчаның "Каурый каләм" иҗат берләшмәсенә йөреп, шигырь хикәя язучылар килгән иде. Үзебезнең Әтнә җирлегендә алар белән аралашып, фикерләр алышкан идек.Иҗатка бер кереп китсәң, тиз...
-
Казанда билбау көрәше буенча Бөтенроссия турниры старт алды
"Ак Барс" көрәш сарае келәмендә 250дән артык көрәшче бил алыша. (Казан, 17 февраль, "Татар-информ", Фәрит Салихов). 17-18 февральдә Казанның "Ак Барс" көрәш сараенда билбау көрәше буенча Россиянең атказанган тренерлары Мәгазь Сәхәбетдинов һәм Әсхәт Шәйхетдинов истәлегенә XIII нче Бөтенроссия турниры уза. Бүген ярышларның ачылыш тантанасында спортчыларны Татарстан республикасы Үзәк сайлау комиссиясе...
-
Интернетта татар бакчачыларының тәҗрибә алмашу урыны барлыкка килде
Социаль челтәрдәге әлеге төркемне булдырган татар журналисты Рафис Җәмдиһан фикеренчә, бакчачылыкны төрле ысуллар белән пропагандаларга кирәк. (Казан, 17 февраль, "Татар-информ", Алмаз Шиһабетдинов) Бу көннәрдә "Facebook" социаль челтәрендә "Татар бакчачылары" төркеме ачылды. Аны булдыручы - татар журналисты Рафис Җәмдиһан. Төркемне ачу сәбәпләрен аңлатып, Рафис Җәмдиһан: "Бакчачылык бүгенге көндә киң таралган, шулай...
-
Ялган даруларга караганда, фармацевтика өлкәсендә «брак» дип танылган дарулар күбрәк очрый
Былтыргы тикшерүләр буенча, Татарстанда 51,1 мең кап сыйфатсыз дару әйләнештән алынган, 43,2 мең төргәк медицина эшләнмәсе яраксыз дип табылган. Саннар шомландырса да, ялган дарулар фармацевтика өлкәсендәге барлык препаратларның 1 процентын гына тәшкил итә икән. - Халык арасында «даруларның хәтта 60 проценты ялган» дигән имеш-мимешләр йөрсә дә, чынлыкта фальсификация аз очрый,...
-
Әтнәдә һава торышы үзгәрергә мөмкин
Татарстанда буран, бозлавык, каты җил көтелә. 18-22 февраль көннәрендә Татарстанда һава торышы үзгәрергә мөмкин. Моңа атлантик циклон тәэсире булачак. Урыны белән юеш кар яварга, буран булырга мөмкин.. Күз күреме начар булган буран чыгарга мөмкин. Шулай ук 18 февраль көнне азрак көнне суытып җибәрергә мөмкин. Көндезге вакытта температура -4,+2 градуска кадәр...