(Казан, 17 февраль, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Татарстан Фәннәр академиясенең Ш. Мәрҗани исемендәге Тарих институты Татарстан авылларының тарихын өйрәнүгә керешә. Якын киләчәктәге планнар исемлегендә "Татарстан Республикасы торак пунктлары тарихы" проектына тотынып, аны 5 томда бастыру күздә тотыла. Бу хакта бүген Тарих институтының 20 еллыгына багышланган тантаналы утырышта билгеле булды. Чарада Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев катнашты.
"Кайда нинди мәгълүмат бар, бәлки, башта шулардан башларгадыр. Сез аларны өйрәнгәнче, калган авыллар "безне дә өйрәнегез" дип, үзләре үк мәгълүматларын күтәреп, килеп җитәчәк. Бу үзебезне хөрмәт итүне күрсәткән искиткеч эш. Татарстанда ата-бабаларыбыз яшәгән урыннарны өйрәнсәк, илдә беренче башланган эш бу, минемчә. Бу эшкә тотынуыгыз бик шәп", - дип бәяләде Минтимер Шәймиев.
Тарих институты, шулай ук, Бөтендөнья татар конгрессы белән берлектә, "Россия Федерациясе, якын һәм ерак чит илләр территориясендә татар авыллары тарихы" фундаменталь хезмәтен әзерләүне күздә тота.
Чыганак: tatar-inform.tatar
Нет комментариев