18 апрель 2018 яңалыклары
-
Чишмәле-Сап авылында яшәүче хөрмәтле кодагыебыз Сәлихова Фидания Надил кызын 60 яшьлек юбилее белән чын күңелдән тәбрик итәбез.
Сиңа сәламәтлек, күңел тынычлыгы, бәхет-шатлыклар, мул тормыш, балаларыңның, оныкларыңның игелеген күреп, кадер-хөрмәтен тоеп яшәвеңне телибез. Гомер буе шулай бергә күңелле итеп, тату булып яшәргә Ходай насыйп итсен. Шатлык-куанычларны, борчу-сагышларны бүлешергә туганнарың, кадерлебез диеп торырга бала-оныкларың һәрвакыт янәшәңдә булсын. Киләчәгең җыр кебек матур, кояш кебек якты, туар таңнарың нурлы, күк йөзең...
-
Газонга, балалар мәйданчыгына машина куйган өчен штраф түләтәләр
Яшел зонага шулай ук чәчәк түтәлләре һәм агач-куаклар үскән урыннар да керә. (Казан, 17 апрель, "Татар-информ"). Бүген Казан шәһәр думасы депутатлары газоннарга һәм балалар мәйданчыкларына машина куйган өчен штрафларны хуплаган. Хәзер административ-техник инспекция идарәсе хезмәткәрләре яшел зонага машина куйган өчен протоколлар төзи ала, дип хәбәр ителә шәһәр мэриясе порталында. Хәзер...
-
Һава җылына
Бүген Татарстанда алмашынучан болытлы һава. Көндез көнбатыш районнарда бераз яңгыр явачак. Олы Әтнәдә яумавы да бар, явым-төшем булу ихтималы - 10% кына. Дымлылык та - 56%. Җил көньяк-көнчыгыштан, 5 м/с тизлектә. Төнлә һава температурасы -2..+3˚, көндез +9..+14˚, көнбатыш районнарда +18˚ градус.