18 апрель 2018 яңалыклары
-
Әтнәдә төшерелгән фильм күрсәтелә
Исегезгә төштеме, бу хакта зурлап язган идек. Әтнә театры артистлары да уйный бу фильмда. Ә безнекеләр уйнаган начар булмый. "Мулла" спектаклен кат-кат карадык, фильмын да шулай карарга язсын. 21 апрель көнне 19 сәгатьтә башлана. 12+
-
"Ашыт" сакланышы - фотоларда
С. Мингатина фотолары
-
Күпбалалы гаиләләрнең җир биләмәсеннән мәхрүм калырга мөмкин очраклары билгеле булды
Депутатлар җир кишәрлеген бирүдән баш тарту очраклары турында закон проектын беренче укылышта караячак. (Казан, 18 апрель, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Өч һәм аннан күбрәк баласы булган гаиләләрне җир участогына дәгъва кылучылар исемлегеннән чыгаруга сәбәп булган факторларны киңәйтү тәкъдим ителә. Бу нисбәттән "Татарстан Республикасы Җир кодексының 32.1 маддәсенә үзгәрешләр кертү турында" закон...
-
Беренче һәм соңгы пәнҗешәмбе...
(Казан, 17 апрель, "Татар-информ"). Татарстан мөфтие Шәгъбан ае башлану уңаеннан халыкка мөрәҗәгать итте. Шәгъбан ае Рамазан аеның якынлашуын хәбәр итте. Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин мөрәҗәгатен чыгарды: Бисмилләһир-рахмәнир-рахим. Әссәламүгаләйкүм вә рахмәтуллаһи вә бәрәкәтүһү! Хөрмәтле мөселман кардәшләребез! Бүген мөбарәк Шәгъбан ае керә, ул безгә Аллаһының...
-
"Олы күл"дә - көймә!
Тарих тәгәрмәчен кирегә сүтик әле. Менә бу фотоларга карагыз. Бәлки хәтерләүчеләр, катнашучылар табылыр. 1954 елгы фотолар болар. Ары авылында пионер лагере эшләгән чор. Лагерьга йөрүче балалар шактый күп күренә. Экскурсияләргә йөреп, Ары күлләрендә сулар коенып, рәхәтләнеп ял иткәннәр. Менә бу Арының "Олы күле", хәзер җәйнең-җәй буена бер бала да су...
-
Кош-корт асрау тәртибе үзгәрә
Кош-корт асрау өчен сарай hәм аның янындагы әйләнә- тирә чиста булырга тиеш. Кошлар ишегалдында яки урамда йөрергә тиеш түгел. Алар йөри торган җирне сетка белән әйләндереп алырга кирэк. Кошларга азык калдыклары биргэн очракта ул пешерелеп бирелергә тиеш... Асрарга кош-корт сатып алырга уйласагыз да, аларның ветеринар белешмәләре булырга тиеш. Хуҗалыгыгызда кош...
-
Сатыла
Земельный участок с Б. Атня ул. Яшьлек т.89053139192
-
Күңгәрдә - яңа китапханәче
Күңгәр авылы китапханәсене элек клубта иде. Мәдәният йорты төзекләндерелгәннән соң ул мәктәп бинасына күчерелде. Китапханәчесе булмау сәбәпле, китаплар шул бер бүлмәдә торып торды. Менә шушы авыл китапханәсендә бүгеннән китапханәче булып Лилия Рәшит кызы Шәрипова эшли башлый. Лилия Шәрипова 1983 елгы, Арча педагогия көллиятен тәмамлаган. Әлегә кадәр мәктәп ашханәсендә эшләгән. Түбән...
-
К ЧМ-2018 в Казани запустят транспортный гид болельщика
«Футбольный навигатор» поможет болельщикам построить маршрут от аэропорта или вокзала до стадиона и фан-зоны. (Казань, 18 апреля, «Татар-информ»). К чемпионату мира по футболу в Казани и других городах-организаторах запустят транспортный гид, с помощью которого болельщики смогут построить свой маршрут, заявил гендиректор «Транспортной дирекции-2018» Кирилл Поляков. Об этом пишет «Российская газета»....
-
Әтнәдә - "Аҗаган"
Кичә, 17 апрель көнне, "Ашыт" спорт үзәгендә республикабызның 5 районыннан килгән мәктәп укучылары хәрби әзерлек буенча сынау тоттылар. Киеренке барган бәйгенең җиңүчесе булып Яшел Үзән укучылары калды. Икенче урында - Арча, өчтә - Әтнә, дүрттә- Балтач, Югары Ослан. Уен барышы турындагы мәкаләне "Әтнә таңы" газетасыннан укырсыз.
-
Дүрт кешене яралый, ут төртә...
Мәктәптә тугызынчы сыйныф укучысы пычак белән укучыларга һәм укытучыга ташланган, сыйныфка ут төрткән, үз-үзенә кул салырга тырышкан. (Казан, 18 апрель, "Татар-информ"). Башкортстанда укучы һөҗүм иткән мәктәптә өч олы кеше, бер бала яраланган. Аларны хастаханәгә озатканнар. Бу турыда республика Сәламәтлек министрлыгына сылтама белән ТАСС хәбәр итте. Агентлык хәбәр иткәнчә, Стәрлетамак хастаханәсенә...
-
"Ике километры бик пычрак..."
Яз аен пычрагыннан куркып көткән вакытларыбыз бар иде. Инде онытылып бара, тик менә шушы юл газабыннан котыла алмаучылар әле дә бар. Кызыл Утар, Өҗем халкы юлсызлыктан интегә. Дөрес, дамбасы бар, күтәртелгән, тик аның ике километры бик пычрак, моны моннан үткән үзе белә. Иске Өҗем белән Кызыл Утар авылы арасындагы юл...
-
Футбол буенча дөнья чемпионаты матчларына билет сатуның йомгаклау этабы башлана
Чемпионатны оештыручылар җанатарларга билет сатып алуны сузмаска киңәш итә. (Казан, 18 апрель, "Татар-информ"). Бүген көндезге уникедә FIFA.com/bilet сайтында футбол буенча дөнья чемпионаты матчларына билет сатуның йомгаклау этабы старт ала. Ул турнир төгәлләнгәнче дәвам итә. Бу хакта чемпионатның рәсми сайтында хәбәр ителә. 2017 елның сентябреннән FIFA.com/bilet сайтында 1 698 049 билет...
-
Тол хатыннар бихисап...
Бәйгегә Әбием хатирәләре Һəйкəл тирəсендə ветераннар Тик сафлары гына бик сирəк. Кулларына чəчəк тоткан яшьләр, Бу көн-гыйбрəт өчен бик кирәк. Көннəр буе урак урганнарын, Көлтə бəйлəп ашлык сукканын, Үгез җигеп ерак басу сөреп, Арып-талып төнлə кайтканын, Язгы суны ерып, биштəр асып Чəчү орлыгына барганын Сөйли иде əбием, ə мин аның...
-
Икеләтә арта, я 15 тәүлек
Штраф түләнмәгән очракта ул ике тапкырга артырга, ә хокук бозучыны 15 тәүлеккә кулга алырга мөмкиннәр. (Казан, 17 апрель, "Татар-информ"). ЮХИДИ штрафларны үз вакытында түләмәгән өчен җаваплылык булуын искәртә, дип хәбәр итә Казан Дәүләт автоинспекциясе. Полицейскийлар штраф түләнмәгән очракта ул ике тапкырга артырга, ә хокук бозучы 15 тәүлеккә кулга алынырга мөмкин,...