Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

"Олы күл"дә - көймә!

Тарих тәгәрмәчен кирегә сүтик әле. Менә бу фотоларга карагыз. Бәлки хәтерләүчеләр, катнашучылар табылыр. 1954 елгы фотолар болар. Ары авылында пионер лагере эшләгән чор. Лагерьга йөрүче балалар шактый күп күренә. Экскурсияләргә йөреп, Ары күлләрендә сулар коенып, рәхәтләнеп ял иткәннәр. Менә бу Арының "Олы күле", хәзер җәйнең-җәй буена бер бала да су...

Тарих тәгәрмәчен кирегә сүтик әле. Менә бу фотоларга карагыз. Бәлки хәтерләүчеләр, катнашучылар табылыр.

1954 елгы фотолар болар. Ары авылында пионер лагере эшләгән чор. Лагерьга йөрүче балалар шактый күп күренә. Экскурсияләргә йөреп, Ары күлләрендә сулар коенып, рәхәтләнеп ял иткәннәр.

Менә бу Арының "Олы күле", хәзер җәйнең-җәй буена бер бала да су коенмый анда, ә бу фотодагы балаларның су коену гына тугел, үзләренә күрә көймәләре дә бар...

Ә хәзер бүгенгегә кайтыйк, әкренләп төзегәнне бетерәбез. Лагерьлар гына түгел, мәктәпләр бетеп килә... Сабак аласы гына бар.

Бу фотолар Кышлау китапханәсендә сакланган дип беләм. Рәхмәт саклаучыларга.

Фидаил Кадимов,

Ары авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев