Казанда яшәүче 77 яшьлек хатын-кыз телефон мошенникларына 8 миллион сумнан артык акчасын биргән.
Җинаятьчеләр башта үзләрен кәрәзле элемтә операторы хезмәткәрләре дип таныштырган, аннары «Дәүләт хезмәтләре» һәм банк исеменнән шалтыратып, пенсионерны куркыткан.
Хатын-кызга башта билгесез ир-ат шалтыраткан. Ул үзен кәрәзле элемтә компаниясе хезмәткәре дип таныштырып, телефон номерына хезмәт күрсәтүне озайтырга кирәклеген әйткән. Моның өчен SMS аша килгән кодны хәбәр итүен сораган. Пенсионер аның сүзенә ышанып, кодны әйткән.
Шуннан соң аңа «Дәүләт хезмәтләре» порталы хезмәткәре булып шалтыратканнар. Имеш, хатын-кызның шәхси мәгълүматларын мошенниклар кулына эләгү куркынычы бар икән. Озак та үтми, «банк хезмәткәре» дә элемтәгә чыккан. Ул пенсионерны акчаларын саклап калу өчен аларны махсус арадашчыга тапшырырга кирәк дип ышандырган.
Берничә көн дәвамында хатын-кыз аферистлар белән элемтәдә булган, аларның күрсәтмәләрен үтәгән. Акчаларын курьерлар аша тапшырган. Нәтиҗәдә мошенниклар аның 8 миллион сумнан артык бөтен акчасын үзләштергән.
Ләкин җинаятьчеләр моның белән генә туктамаган. Пенсионердан янә «акчаны кире кайтару комиссиясе» дип 1,3 миллион сум таләп иткәннәр. Хатын-кыз түләүдән баш тарткач, мошенниклар элемтәгә чыгудан туктаган.
Әлеге факт буенча аеруча зур күләмдә мошенниклык турында җинаять эше кузгатылган.
Шәһри Казан
Нет комментариев