Тол хатыннар бихисап...
Бәйгегә Әбием хатирәләре Һəйкəл тирəсендə ветераннар Тик сафлары гына бик сирəк. Кулларына чəчəк тоткан яшьләр, Бу көн-гыйбрəт өчен бик кирәк. Көннəр буе урак урганнарын, Көлтə бəйлəп ашлык сукканын, Үгез җигеп ерак басу сөреп, Арып-талып төнлə кайтканын, Язгы суны ерып, биштəр асып Чəчү орлыгына барганын Сөйли иде əбием, ə мин аның...
Бәйгегә
Әбием хатирәләре
Һəйкəл тирəсендə ветераннар
Тик сафлары гына бик сирəк.
Кулларына чəчəк тоткан яшьләр,
Бу көн-гыйбрəт өчен бик кирәк.
Көннəр буе урак урганнарын,
Көлтə бəйлəп ашлык сукканын,
Үгез җигеп ерак басу сөреп,
Арып-талып төнлə кайтканын,
Язгы суны ерып, биштəр асып
Чəчү орлыгына барганын
Сөйли иде əбием, ə мин аның
Аңлый идем ничек арганын.
Еламыйча бер сүз əйтə алмый-
Сугыш жиле шулай дəһшəтле
Фронт өчен җылы оекбашлар
Бəйлəгəннəр алар нихəтле.
Өчпочмаклы хатлар йөреп торган
Якынайтып Җиңү көннəрен.
Бик күп йортлар кара кəгазь алган,
Югалтканнар күплəр ирлəрен.
Ятим балаларның санын əйтмəгез сез,
Тол хатыннар булган бихисап.
Ялгыз аналарга сабырлыкны
Өлəшкəндер Ходай кушучлап.
Артта калды барлык авырлыклар,
Онытылды барлык кырыслык.
Байлык белəн , муллык белəн яшик
Бар йортта да булсын тынычлык.
Гүзәлия Шакирова,
Яңа Шашы төп мәктәбенең 8 сыйныф укучысы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев