18 май 2015 яңалыклары
-
Әтнә ветераннары картаймый
Әтнә ветераннары картаймый ....Районыбызның Ары авылында Казан шәһәренең "Картаямыни соң йөрәк" дип йөртелгән ветераннар клубы үзешчән артистлары булып, чыгыш ясап китте. Искитмәле программа күрсәттеләр алар. Элеккечә баянга җырлап, үзләренең моңлы тавышлары белән күңелләрне эретеп, бер дигән концерт куеп киттеләр. - Юмор хисенә, моңлы, дәртле җырлы программалары белән, безгә күңелле яллар...
-
Әтнәдәге янгыннар һәлакәтле булды
Районда бер-бер артлы ике янгын булып узды. Бу хакта 108нче янгын бүлеге начальнигы урынбасары Рифнур Сагитовтан сораштык. 15 май төнендә Ташчишмә авылында бер хуҗалыкта янгын чыга. Йортны саклап калсалар да, сарай тулысынча янып бетә. Иң кызганычы - хуҗабикәне «Ашыгыч ярдәм» дә саклап кала алмый. 16 май көнне янгын чыгып, райпо...
-
“Әтнә таңы“- быел колорадо коңгызы котырачак
Галимнәр быелгы җәйдә колорадо коңгызы бик күп булыр дип фаразлыйлар. Әлеге корткыч кышны уңышлы чыкты. Яз алар өчен шулай ук яхшы шартлар тудырды. Бу хакта Россия авыл хуҗалыгы үзәгенең Татарстан буенча филиалы белгечләре хәбәр итә. Белгечләр бәяләвенчә, колорадо коңгызларының 70%ы салкыннар вакытында җиргә тирән кереп калып, кышны исән-сау чыккан. Шуңа...
-
Әтнәдә “Ашыт” кабат бүләкләде
Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министрлыгы "Парклар маршы" акциясе кысаларында өч номинациядә: "Лукоморье" дип аталган әдәби эшләр, "Мир заповедной природы" исеме астында рәсемнәр һәм "Острова дикой природы" исемле балалар фотографияләре конкурсы игълан иткән иде. Районның мәгариф бүлеге методисты Гөлназ Бадикова түбәндәге мәгълүматларны бирде. Әлеге конкурс "Туфрак - бәһасез табигый байлык" дигән...
-
“Әтнә таңы“ - бүген Халыкара музейлар көне
Әтнә мәдәният бүлеге биргән мәгълүматлар буенча, районда бүген өч музей эшләп килә. Болар - Күлле Киме мәктәбендә Сибгат Хәким исемендәге, Комыргуҗа мәктәбендәге Шиһабетдин Мәрҗани музее, Олы Әтнәдә урнашкан Даутов йорт-музее. Соңгысы әле ачылмаган. Моннан тыш Күәм мәктәбендә Самат Шакир музее, шулай ук мәктәпләрдә сугышчан дан музейлары да эшләве билгеле.
-
Әтнәдә яңгыр көтелә
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итүенчә, бүген - 18 майда аязучан болытлы һава торышы хакимлек итәчәк. Көндез күпчелек районнарда кыска вакытлы яңгырлар көтелә. Татарстан районнарында уртача һава температура бүген көндез 11-16 градус җылы булачак. Казанда бүген кыска вакытлы яңгырлар явып узачак. Һава температурасы көндез 12-14 градус җылы...