Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәдә “Ашыт” кабат бүләкләде

Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министрлыгы "Парклар маршы" акциясе кысаларында өч номинациядә: "Лукоморье" дип аталган әдәби эшләр, "Мир заповедной природы" исеме астында рәсемнәр һәм "Острова дикой природы" исемле балалар фотографияләре конкурсы игълан иткән иде. Районның мәгариф бүлеге методисты Гөлназ Бадикова түбәндәге мәгълүматларны бирде. Әлеге конкурс "Туфрак - бәһасез табигый байлык" дигән...

Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министрлыгы "Парклар маршы" акциясе кысаларында өч номинациядә: "Лукоморье" дип аталган әдәби эшләр, "Мир заповедной природы" исеме астында рәсемнәр һәм "Острова дикой природы" исемле балалар фотографияләре конкурсы игълан иткән иде. Районның мәгариф бүлеге методисты Гөлназ Бадикова түбәндәге мәгълүматларны бирде. Әлеге конкурс "Туфрак - бәһасез табигый байлык" дигән темага багышланды. Конкурста районның 11 мәктәбе катнашты. Рәсем номинациясенә - 57, әдәби эшләргә - 22, фотографияләр буенча 43 эш килде. 13нче май көнне Олы Әтнә урта мәктәбе базасында акциясенең йомгаклау чарасы узды. Әлеге чарада "Ашыт" дәүләт табигать тыюлыгы хезмәткәре Рәшит Әхмәтҗанов һәм Экология министрлыгының Төньяк төбәк идарәсе хезмәткәре Фирдәвес Латыш катнашты. Әдәби эшләр буенча Күңгәр мәктәбе укучысы Рияз Җәләлиев һәм Күлле-Киме мәктәбенең Ары филиалы укучысы Раил Хәмидуллин - I, Күңгәр мәктәбеннән Эльвина Абдуллина, Олы Мәңгәр мәктәбеннән Регина Мостафина - II, Күлле-Киме урта мәктәбе укучысы Дилә Нуриева, Күәм урта мәктәбе укучысы Зөһрә Газизова, Күңгәр урта мәктәбеннән Илүзә Шагалиева III урын яуладылар. Рәсемнәр буенча Күңгәр урта мәктәбе укучылары Гөлгенә Шиһапова, Айзат Галиев - I, Күңгәр урта мәктәбе укучысы Йолдыз Хәйруллина, Бәрәскә урта мәктәбе укучысы Нияз Нигъмәтҗанов - II, Бәрәзә урта мәктәбе укучысы Рәсим Нигъмәтуллин, Күңгәр мәктәбенең X сыйныф укучысы Эльвина Абдуллина, Бәрәзә урта мәктәбе укучысы Ранис Хәйруллин III урынга лаек булды. Бәрәзә урта мәктәбе укучысы Гыйләҗева Алинә кызыксындыру бүләгенә ия булды. Фотографияләр конкурсы нәтиҗәләре буенча Күңгәр урта мәктәбе укучылары Рәсим Әхмәтшин һәм Зәлия Әхмәтшина - I, Олы Әтнә урта мәктәбе укучысы Инсаф Бадиков, Күәм урта мәктәбе укучысы Энҗе Садриева, Күңгәр урта мәктәбе укучысы Илүзә Шагалиева - II, Олы Әтнә урта мәктәбе укучылары Ризван Кәримов, Эльвина Абдуллаҗанова III урында булдылар. Барлык катнашкан укучыларга да "Ашыт" дәүләт заказнигының дипломнары, ә призлы урын алучыларга дипломнар һәм истәлек бүләкләре тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев