18 июнь 2016 яңалыклары
-
Әтнәләр "112" номерына шалтырата ала
Татарстан Республикасында «112" бердәм номеры буенча ашыгыч оператив хезмәтләрне чакырту системасының эшчәнлеге турында мәгълүмат 112 системасы - Россия территориясендә "112" номеры буенча ашыгыч оператив хезмәт чакыртуны тәэмин итүче бердәм система. Ул тормышка яки сәламәтлеккә куркыныч янаганда, бәхетсезлек очракларында матди зыянны киметү, янгыннар, җәмәгать тәртибен бозу, яки бүтән төрле фаҗигаләр яки...
-
Әтнәләр, лагерьда кыз бала үлгән
Укучы бала лагерьда пыялага киселгән һәм аның гомере кан күп югалтудан өзелгән. Бу хәл Казахстанда була. Аня 15 июньдә отрядның калган балалары белән уйнаганда ялгыш пыялага киселә. Аны ашыгыч рәвештә шифаханәгә алып китәләр. Әмма медицина көчсез булып чыга.http://www.almet-rt.ru/
-
Әтнәләр сак булыгыз, Арчада 2 бала батып үлгән
Арчада коенам дип кереп, 8-9 яшьлек ике бала суга батып үлгән. Сулыкның тирәнлеге 1,2 метр булган. Коткаручыларга хәбәр 19 сәгатьтән соң гына кергән, дип хәбәр итә ГУ МЧСның ТР буенча хезмәтенең матбугат үзәге. Балаларның гәүдәсен 46 яшьлек ир кеше күрә. Берсен алганда икенчесенең үле гәүдәсенә тап була. Сулыкларда сак булыгыз!
-
Әтнәләр каен җиләге җыя
Каен җиләгенең файдасы: - Организмны начар матдәләрдән чистартасың килсә, җиләк аша. Анда клетчатка күп, шикәр күләме аз. Аны ашказаны-эчәк, бавыр, артрит, ревматизм, подагра авыруларыннан, матдәләр әйләнешен көйләүдә кулланырга мөмкин. Витаминнар иммунитетны ныгыта. - Җиләккә йогырт, сөт, кефир, эремчек кушып ашау да файдалы. Киптерелгән яфракларын исә чәй итеп эчегез. Җиләк яфрагын...
-
Әтнәләр, тизлекне саклагыз
"Әлмәт таңнары"ннан алган хәбәрләргә караганда, 16 июнь көнне Казан-Ульяновск юлында 25 яшьлек шофер "Лада-Приора"сы белән кюветка төшә. Шофер үзе дә, 20 яшьлек кыз да алган имгәнүләрдән урында ук һәлак була. Сәбәбе шул - икесе дә куркынычсызлык каешларын эләктермәгәннәр. 17 яшьлек кызны исә, больницага озаталар. Әлмәттә дә 25 яшьлек"Лада-Калина" шоферы авариягә...
-
Татарстан Язучылар Берлеге рәисе сайланды - "Әтнә таңы"
Татарстан Республикасы Язучылар Берлеге корылтаеның чираттагысы узды, анда Берлекнең рәисе итеп Данил Салихов сайланды. Бу вазифаны ул 2020 елга кадәр башкарачак. 231 тавышның 132се аны яклап бирелгән. Хезмәт юлын театр артисты буларак башлый. Татарстан Республикасының әдәби фонды директоры, Язучылар Берлеге рәисе урынбасары булып эшли. Алдагы 4 елда рәис вазифаларын башкара.
-
Әтнәдә спорт яратучылар өчен грандиоз бәйрәм узды
"Ашыт" мәдәният һәм спорт комлексында район спорт мәктәбе, Яшьләр эше, спорт һәм туризм бүлеге тарафыннан грандиоз чара оештырылды. Район мәктәпләренең спорт сөюче укучылары, спорт мәктәбе тренерлары, физкультура укытучылары һәм мәктәп директорлары катнашындагы бу бәйрәм чарасы Әтнә районы тарихында беренче тапкыр уздырылды. Спорт мәктәбендә укучы балаларның уңышлары турында әледән әле газетабыз...