18 ноябрь 2016 яңалыклары
-
Стюардесса булырга теләдем - "Әтнә таңы"
Әнием гомер бәйрәмен билгеләп үтәргә җыена. Бер хәдистә "Оҗмах - әниләрнең аяк астында", диелгән. Бу безгә әниләребезнең нинди мәрхәмәтле җаннар икәнлеген күрсәтеп кенә калмый, безгә дә аларга карата нинди мөнәсәбәттә булырга тиешлегебезне күрсәтә. Ананың баласына мөнәсәбәте - диңгез кадәр, ә баланың анага - шул диңгездәге күбек кадәр дигәнен дә ишеткәнем...
-
Әтнә полициясенең максаты - тынычлыкны саклау
Шушы көннәрдә Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтте. Бүлекнең агымдагы елның ун аена булган хезмәт нәтиҗәләре турында җитәкчеләре Ленар Әнәс улы Минһаҗев белән сөйләшәбез. Ел барышында бүлек хезмәткәрләре тарафыннан барлыгы 73 җинаять эше теркәлде. Алдагы еллар белән чагыштырсак, бу сан районда җинаятьчелекнең үсүе хакында сөйли. Әмма беренче...
-
Наилә апа! Әтнәләрдән котлау кабул итегез!
Наилә апа! Әтнәләрдән котлау кабул итегез! Г.Камал театрының мәртәбәле артисткасы, Әтнә килене булган, Әтнәне яраткан, Әтнәне һәр адым саен зурлап сөйләгән, Әтнә дәүләт драма театры артистлары куйган бер генә спектакльне дә карамыйча калмаган, үз фикерен әйтеп зурлап бәяләгән, Бәрәскәнең театрга гашыйк яшьләрен җыйнап, өйрәтеп, берничә спектакльне сәхнәгә куярга ярдәм иткән...
-
Әтнәдә - матурлык
Чат иткән аяз көн бүген. Күпмедер дәрәҗәдә кышкы көн дип тә була. Басуда эт, куян эзләре күренсә дә, чаңгы эзе әлегә күренми. Әле күптән түгел генә яңгыр явып артыннан суытуга агачлар боз белән капланган иде. Ул бозлар коелып бетәргә өлгермәде, яңгыр яумаса да, агач ботакларын кабат боз урап алды. Бүген...
-
Чишмәле Сап авылында "Әмир" кафесы эшли башлады
Әтнә районының Чишмәле Сап авылының Татарстан урамында кафе ачылды. Кафе 8.00 дән 22.00 кадәр э\шли. Ял көннәрсез. Тел. 89625721141. (Реклама хокукында).
-
Остаз һәм шәкерт - "Әтнә таңы"
Күлле Киме укытучысы Сания Батршинаны Чишмәле Сап мәктәбендә очратырбыз дип һич уйлаган булмады. Очраштыра икән ул тормыш... Чишмәле Сап мәктәбенең яшь укытучы белән тулылануы хакында хәбәрдар идек инде. Алия Сафина яңа укыта башласа да, коллективта да, балалар да бик тиз үз иткәннәр үзен. Сораштыра торгач ачыкланды, Сания Батршинаның шәкерте икән...
-
Запчасть бәяләре кимегән - "Әтнә таңы"
РСА (Российский Союз автостраховщиков) әнә шундый нәтиҗәгә килгән. Иминиятләүчеләр автозапчасть бәяләре ни сәбәпле кимеде дип саныйлар икән? Алар фикеренчә соңгы ярты елда запас частьләр бәясе уртача 2 процентка төшкән. Каян чыккан икән бу фикер дип тә гаҗәпләнәсездер. Эш шунда, запчасть бәясен долларга бәйләп саныйлар. Доллар 7 %ка кимеде. Монысы бер...
-
Ташламасы да бар, җәзасы да... – “Әтнә таңы”
Ташламасы да бар, җәзасы да... Якшәмбе, 20 ноябрь көнне, районыбызның авыл җирлекләрендә, шул исәптән Олы Әтнә авылының ике оешмасы бинасында : Олы Әтнә мәктәбендә һәм Әтнә авыл хуҗалыгы техникумында референдум узачак, авыл халкы үзара салым акчасын җыюга мөнәсәбәтен белдерәчәк. Республика газетасында басылган әлеге язма да шул хакта. "Бездә генәме бу?"...
-
Авыр хәлле гаиләләрдә датчиклар куйдылар - "Әтнә таңы"
«Кабат авыр хәлле сигез гаиләгә янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре буенча датчиклар куйдык. Датчикларны янгын күзәтчелеге бүлеге хезмәткәрләре белән берлектә урнаштырдык. Алар Олы Әтнә, Кече Әтнә, Иске Мәңгәр, Югары Көек, Казак Үртәме, Күәм авылларында яшәүче авыр хәлле гаиләләргә куелды», - дип хәбәр итә «Изгелек» үзәге хезмәткәре Гүзәлия Садретдинова.
-
Ялган аракы арзан булса да, штрафы кесәгә суга
Республика судлары үз продукциясен "Татспиртпром" акционерлык җәмгыяте маркасы астында сата торган ялган аракы җитештерүчеләрдән миллионнарча сум акча түләттерә.