Стюардесса булырга теләдем - "Әтнә таңы"
Әнием гомер бәйрәмен билгеләп үтәргә җыена. Бер хәдистә "Оҗмах - әниләрнең аяк астында", диелгән. Бу безгә әниләребезнең нинди мәрхәмәтле җаннар икәнлеген күрсәтеп кенә калмый, безгә дә аларга карата нинди мөнәсәбәттә булырга тиешлегебезне күрсәтә. Ананың баласына мөнәсәбәте - диңгез кадәр, ә баланың анага - шул диңгездәге күбек кадәр дигәнен дә ишеткәнем...
Әнием гомер бәйрәмен билгеләп үтәргә җыена. Бер хәдистә "Оҗмах - әниләрнең аяк астында", диелгән. Бу безгә әниләребезнең нинди мәрхәмәтле җаннар икәнлеген күрсәтеп кенә калмый, безгә дә аларга карата нинди мөнәсәбәттә булырга тиешлегебезне күрсәтә. Ананың баласына мөнәсәбәте - диңгез кадәр, ә баланың анага - шул диңгездәге күбек кадәр дигәнен дә ишеткәнем бар. Мәгънәсен үскән саен ныграк аңласам да, тулаем төшенеп бетмәгәнемне әниемнең безгә ясаган кисәтүләреннән чыгып чамалыйм. Ана йөрәге барысын сыйдыра. Кайвакыт уйламыйча әйткән ялгыш сүзеңне дә, ялгыш адымыңны да...
Әнием гаиләдә 7нче бала булып туа. "Төпчек бала булгач, мин бик кадерле булдым инде", - дияргә яратса да, бик җиңел булмаган аңа. Кечкенәдән ирләр эшен дә, хатын-кызларныкын да олылар белән янәшә басып башкарырга туры килә, чөнки әбиемнең аяклары бик нык сызлый торган булган. 5нче класста укыган чагыннан ук көн саен иртүк торып сыер саварга, бер мәктәптән кайтып (әле ул күрше авылда була), икенчесенә барырга туры килә. Билгеле, укырга түгел, ә җыештырырга. Һаман да аяклары авырткан әбиемнең эшен җиңеләйтергә теләп. "Әй, кызыга да идем инде иртән туйганчы йоклаган иптәшләремә, мәктәптән ачык ишеккә кайткан классташларыма! " - дип искә ала ул.
Әнием бизнес белән дә шөгыльләнми, аның машина йөртү таныклыгы да юк, ул - гап-гади укытучы. Тегәргә, бәйләргә, төрледән-төрле тәмле ризыклар пешерергә ярата. Бакча тутырып яшелчә, җиләк-җимеш, чәчәк үстерә. Үзе белгәнен тизрәк калганнарга өйрәтергә ашыга. Йомшак тавышы белән сеңдереп аңлата. Монысы инде сайлаган һөнәре белән бәйледер. Мин аннан бик еш «Ни өчен укытучы һөнәрен сайладың?» дип сорыйм. "Күңелемнең ерак бер почмагында булса да, төп хыялым башка иде. Стюардесса булырга теләдем, ләкин ул һөнәргә кайда өйрәтәләр, нинди уку йортына барырга кирәклеген белмим. Безне әти-әниләр хәзерге кебек кулдан җитәкләп йөртмәделәр. Мин үсеп җиткәндә әти-әнием инде шактый өлкән яшьтә иделәр, киресенчә, аларның мине авылдан җибәрәселәре килмәде. Бервакыт әти, «Укырга теләгән кешене тотып булмый», дигән җөмлә ычкындырды. Менә шуннан чыгып киттем инде, кулыма 3 сум акча тотып", - дип истәлекләре белән уртаклаша.
Әниемнең бик күп яхшы сыйфатлары бар. Аларга аерым тукталып тормыйча, берничәсен язып үтәсем килә. Ул йөрәге белән уйлый. Бер генә сүзгә дә битараф калмыйча, һәрберсен йөрәге аша уздыра, бер генә гаделсезлеккә дә түзеп тора алмый. Башкаларның шатлыгына үзенекедәй куана, кайгы-хәсрәтләрен йөрәгенә якын алып (тагын йөрәгенә!), уйлана, борчыла, хәтта елый. Шуңадыр да, бик тиз сәламәтлеген какшаткан. Берничә ел элек әниемнең туган авылы Ключи-Сапта түбәндәге сөйләшүнең шаһиты булырга туры килде. Күршеләре Мәгъдүт абый әнием янына килде дә: "Фәридә апа, без Габделфәт абыйга мондый апа биреп җибәрмәдек, ничек бик тиз бирештең әле син?" - ди. "Габделфәт абыегызда түгел гаеп, үземдә һәм сайлаган һөнәремдә эшнең башы. Тынгысыз хезмәт, һәрбер укучы язмышы өчен борчылып, үземнекеләрне карарга вакытым да, көчем дә калмый", - диде миңа күрсәтеп. Дөресен әйтте инде. Кеше баласына игътибарын күбрәк биреп, үз кызын уйламый да дип, кайвакыт эчтән генә әниемә үпкәли дә торган идем. Хәзер аңлыйм да бит...
Әнием! Әтиебез белән бергәләп, үзегезнең йөрәк җылыгызны, мәхәббәтегезне кызганмыйча, безне үстердегез. Үзегезнең үрнәктә безне кешеләргә карата шәфкатьле, ярдәмчел булырга, хезмәтне яратырга өйрәттегез, зур тормышка әзерләдегез. Инде без канат чыгарып, туган оябыздан киттек. Барысы өчен Сезгә зур рәхмәт! Әле Сез безгә бик кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев