18 декабрь 2014 яңалыклары
-
Әтнә юлларында берьюлы алты машина бәрелеште
Һава шартлары белән бәйле рәвештә, Дәүләт автоинспекциясе бик мөһим булмаганда юлга чыкмаска киңәш итә.
-
Әтнә сәнгать мәктәбе укучылары Яңа Кенәр мәктәбендә кунакта
Сәнгать мәктәбендә белем алучы укучылар Яңа Кенәрдәге балалар йортына кунакка барып кайттылар. Кунакка буш кул бармыйлар, сәнгать мәктәбе директоры урынбасары Алсу Хәкимова: "Махсус туплап, күчтәнәчләр алып бардык. Шунда ук Хәйрия концерты да куйдык", - диде.
-
«Әтнә таңы» яңа бәйге игълан итә
Игътибар! «Кәҗә белән сарык» - яңа бәйге Борын заман бер Ир белән Хатын торган, Тормышлары шактый гына фәкыйрь булган; Асраганнар бер Кәҗә белән бер Сарык, - Болар булган берсеннән дә берсе арык Әйтә беркөн ире: ... Хөрмәтле газета укучыларыбыз! Әйдәгез бергәләп Кәҗә (Сарык) елын каршылыйк. Моның өчен Тукай шигырен үзегезчә,...
-
Әтнә мәдәният хезмәткәрләре шагыйрьнең туганнары белән очрашты
Районыбызның мәдәният хезмәткәрләре, китапханәчеләр 15 нче декабрь көнне Кушлавыч авылына бардылар. Монда Габдулла Тукайның «Исемдә калганнар» китабы язылуга 105 ел тулу уңаеннан Арча һәм Әтнә районы арасында «Дуслык күпере» - очрашу булды.»Без Тукайның туганнары - Казаннан кайткан Газизә апаның оныклары белән дэ таныштык, Арчадан килгэн туган тиешлеләре дә бар иде....
-
Әтнәдә инспекторга ришвәт биргән кеше тоткарланган
Ришвәт биргәндә тоткарланды Әтнә район судында 51 яшьлек Ш. М.га карата җинаять эше каралды. Ш.М. Россия Федерациясе Җинаятьләр кодексының 30нчы маддәсе 3нче бүлеге, 291нче маддәсе, 3нче бүлегендә каралган җинаять кылуда гаепле, дип танылды. Юридик яктан әлеге җинаять «законсыз икәнен белә торып кылган гамәлләрне яшерүне сорап, җаваплы затка ришвәт тәкъдим итү»,...
-
Әтнәдә инвалид балаларны сөендерделәр
"Аздан да күңел була, аздан да хәтер кала", диләр. Бу сүзләр безгә - гаиләләрендә инвалид бала үстергән әти-әниләргә бигрәк тә якын. Нишләтәсең, кайчак кырыс заман кануннары кыйнап ташлаган, рәнҗетелгән, кимсетелгән-кимсенгән чаклар да була. Әнә шуңа да янәшәңдәгеләр әйткән бер җылы сүз, сыңар назлы караш, игелекле гамәл язмыш җилләренә каршы барып...