Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәдә инвалид балаларны сөендерделәр

"Аздан да күңел була, аздан да хәтер кала", диләр. Бу сүзләр безгә - гаиләләрендә инвалид бала үстергән әти-әниләргә бигрәк тә якын. Нишләтәсең, кайчак кырыс заман кануннары кыйнап ташлаган, рәнҗетелгән, кимсетелгән-кимсенгән чаклар да була. Әнә шуңа да янәшәңдәгеләр әйткән бер җылы сүз, сыңар назлы караш, игелекле гамәл язмыш җилләренә каршы барып...

"Аздан да күңел була, аздан да хәтер кала", диләр. Бу сүзләр безгә - гаиләләрендә инвалид бала үстергән әти-әниләргә бигрәк тә якын. Нишләтәсең, кайчак кырыс заман кануннары кыйнап ташлаган, рәнҗетелгән, кимсетелгән-кимсенгән чаклар да була. Әнә шуңа да янәшәңдәгеләр әйткән бер җылы сүз, сыңар назлы караш, игелекле гамәл язмыш җилләренә каршы барып каешланган күңелләрне нечкәртә, күзгә рәхмәт яшьләрен китерә, җанны җылыта.
Шөкер, кызыбыз Азалиягә карата районыбызның социаль оешмалары, аларда эшләүче хезмәткәрләр хәрчак хәерхаклы мөнәсәбәттә булды. Ә инде инвалидлар ункөнлеге кысаларында узган чаралар, хәйрия марафоны турында әйткән дә юк. Дөньяга гөнаһысыз күзләре белән караучы, һәркемнән яхшылык кына өмет итүче кызыбыз өчен быелгы хәйрия концерты тормышында иң могҗизалы мизгелләрнең берсе булгандыр. Барысы да өебезгә "Изгелек" социаль үзәге җитәкчесе Гөлсинә апа Шакирова чылтыратудан башланды. Хәл-әхвәлебезне сорашып, Азалиянең көнкүреше, ихтыяҗлары, хыяллары турында озак сөйләштек без ул көнне. Сүз арасында гына дигәндәй, кызымның күптән хыялланган уенчыгы хакында, аны сатып алырга һаман җай чыкмаганын да әйткән идем. Гөлсинә апаның чылтыратуыннан соң җанга рәхәт булып китсә дә, без бу сөйләшүне оныткан да идек инде. Ә шулай да дөньяда могҗиза бар икән: 10 декабрь көнне Әтнәдә хәйрия марафонында кызыбыз Азалиянең хыялы чынга ашты! Үзе теләгән, үзе хыялланган уенчыгын кочагына кыскан кызыбызның күзләрендәге шатлык, өмет, ышаныч, яратуны тел белән генә аңлатып булмас иде. Язмыш тарафыннан кыерсытылганда да тирә-ягындагы кешеләрнең йөрәк җылысын, шәфкать тулы күңелләрен тою Азалиягә бик кирәк иде. Уенчык кына югыйсә, ә баланың дөньясына күпме бәхет, сөенеч килеп керде, хыялларының иртәме-соңмы чынга ашасына ышаныч туды. Тәүге адымнарын мең газап белән атларга өйрәнүче, һәр уңышына елларга сузылган тырышлыгы аша ирешергә күнеккән Азалиягә күпме шатлык бүләк иткәнегезне күз алдына да китермисездер. Рәхмәт сезгә, өметләребезгә канат куючылар, күңел җылыгыздан өлеш чыгаручылар! Игелек тулы гамәлләрегез меңе белән әйләнеп кайтсын. Азалиябезнең бүген бик тә язарга өйрәнәсе килә. Яза белсә, иманым камил, күңеле кебек чиста-саф кәгазь битенә "Рәхмәт!" дип язып куя иде. Бу сүзләр - аның йөрәгендә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев