18 декабрь 2015 яңалыклары
-
Әтнәләр, Яңа елдан яңача була, ишеттегезме?
2016 елның 1 гыйнварыннан, 2004 елның 8 декабрендә кабул ителгән "Татарстан Республикасында халыкка адреслы социаль ярдәм күрсәтү турында"гы 63нче Законга үзгәрешләр керә. Матди ярдәм күрсәтү буенча Республика Үзәгенең Әтнә районындагы 11нче бүлек мөдире Гөлнара Насыйбуллинадан моңа аңлатма бирүен сорадык. Хәмит БАДИКОВ - Бу үзгәрешләр кемнәргә кагыла һәм нинди тәртиптә була?...
-
Әтнәләр, терроризм турындагы ялган хәбәр өчен җаваплылык 5 елга җитәргә мөмкин
Террорлык актлары күбәю сәбәпле, хокук саклау органнары гражданнарны игътибарлырак булырга һәм җәмәгать урыннарында калган шикле әйберләр хакында хәбәр итәргә чакыра. ТР Эчке эшләр министрлыгы әгәр дә урамда шикле әйбергә тап булып, янәшәдә полиция хезмәткәрләре булмаса, куркыныч табылдык турында бердәм коткару хезмәтенә - 112, полициягә - 02, криминаль мәгълүматларның аноним бюросына...
-
Әтнәгә гашыйк артистканы якташлары олы бүләге белән котлыйлар
БҮГЕН ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ ПРЕЗИДЕНТЫ РӨСТӘМ МИҢНЕХАНОВ ХАЛЫКНЫҢ ЯРАТКАН АРТИСТКАСЫ, ЯКТАШЫБЫЗ НАИЛӘ ГӘРӘЕВАГА "ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ АЛДЫНДАГЫ КАЗАНЫШЛАРЫ ӨЧЕН" ОРДЕНЫН ТАПШЫРДЫ. Россиянең, атказанган, Татарстанның халык артисткасы Наилә Гәрәевага әлеге бүләк күпьеллык иҗади хезмәте һәм татар театр сәнгате үсешенә зур өлеш керткәне өчен тапшырылды. Олы бүләкнең артистканың 75 яшьлек юбилеенда тапшырылуы икеләтә сөенечле....
-
Әтнәдә “Эзләү” операциясе бара
15-18 декабрь кысаларында республикада "Эзләү" операциясе бара. "Безнең инспекциядә учетта торган, Түбән Бәрәскә авылында пропискада булган, кеше талау өчен хөкем ителгән И.Р. Тазеев эзләнә. Аның кайдалыгын белүчеләр булса, безгә хәбәр итүегезне сорыйбыз", - ди җәза үтәтү инспекциясе башлыгы Клара Кадимова.
-
Әтнәләрдән бәйрәмгә салат рецепты
200 г ветчина 100 әр грамм караҗимеш һәм сыр 50 г әчтерхан чикләвеге 2 а.к. майонез Ветчинаны соломкалап турыйбыз. Сырны эре тишекле угычтан уабыз Караҗимеш катырак булса, аны 5-10 минут кайнар суда пешекләп алабыз һәм дуршлагка салып киптерәбез. Соңыннан соломкалап турыйбыз. Чикләвекне бик вакламый гына төябез. Әзер ингридиентларны кушып, майонез...
-
Әтнәдә “Боз сарае” төзелә
Боз шәһәре төзелеше кызу темплар белән дәвам итә. Хәмит БАДИКОВ Оешмалар көче белән калкып ятучы бу шәһәрчек узган елгыдан да матуррак булыр дип ышандыралар. Бу хакта боз блоклардан стеналар төзүче эшчеләрдән сораштым. Фикерләре нык яңгырады: - Бәхәссез, бик матур шәһәрчек булачак бу. Аеруча сәхнә өлеше күз явын алырлык була. Ярымтүгәрәк...
-
Әтнәләр чәчәк үстерергә ярата
Иренмибез Өең нурлы булсын дисәң... Әтнәдә өлкәннәр өчен «Чәчәк дизайны» түгәрәге эшләве турында язган идек инде. Шушы арада андый түгәрәк эшендә үземә дә катнашырга туры килде. Бүгенге заманда җаен табып тәрәзә төбендә, я булмаса ишек алдында гөл үстермәгән бер генә йорт та юктыр. Гөлсез өй- нурсыз өй дип әйтә торган...
-
Әтнәдә көн суытты
Бүген Татарстанда уртача һава температурасы иртән 11-16, аязган вакытта 19 градуска кадәр түбән төшә. Көндез бераз гына җылыта - 9-13 градус чамасы саклана. Әтнәдә шулай ук аязучан болытлы һава торышы саклана. Һава температурасы көндез 11-12 градус салкын булачак. Әле суык. 19 декабрьгә каршы төндә тагын да салкынрак булыр дип фаразланыла....
-
Әтнәләрдән Яңа ел табынына – кызыл балык
Яңа ел бәйрәме якынлаша.Без - хатын-кызлар (хәер, кайбер уңган ир-атлар да) Яңа ел табыны хакында инде бүгеннән уйланабыз. Һәрберебезнең бу сихри кичтә өстәлләребезне үзенчәлеклерәк итеп әзерлисе килә. Әйдәгез, бергәләп кызыл балык тозлыйк әле. Беренчедән, өстәлдә әлеге ризык бик затлы күренә, телеңне йотарлык тәмле дә. Икенчедән, бөтен дөнья кризис дип шаулаган...