19 март 2015 яңалыклары
-
Әтнәдә спартакиада дәвам итә
Район укучыларының спартакиадасы кысаларында кызлар арасында волейбол ярышлары төгәлләнде. Беренче урынга - Яңа Шашы, икенчегә - Олы Мәңгәр, өченчегә - Түбән Көек һәм дүртенче урынга Олы Әтнә урта мәктәбенең кызлар командасы лаек булды. Оешмалар арасында барган спартакиада кысаларында узган волейбол ярышларына да нокта куелды. Урыннар түбәндәгечә булды:
-
Әтнә сөте бик тәмле
Казан шәһәрендә авыл хуҗалыгы ярминкәләре дәвам итеп, биредә безнең район хуҗалыкларының да актив катнашулары хакында хәбәр иткән идек. Алдагы атнада "Таң", "Күшәр", "Күңгәр" хуҗалыклары үзләре алып килгән продукцияләрне халыкка тәкъдим иттеләр.
-
Әтнә суррогатка каршы
Россия эчке эшләр министрлыгының Әтнә районы бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан Татарстан Республикасының Әтнә муниципаль районы территориясендә 15-25 март көннәрне спирт, шулай ук алкоголь һәм составында спирт булган продукция җитештерү, аның әйләнеше өлкәсендә ясалган җинаятьләрне ачыклауга һәм булдырмауга, контрафакт һәм суррогат алкоголь белән тәмәке продукциясен читтән китерү, ялган акцизларны, махсус федераль маркаларны...
-
Әтнәдә листовкалар тараталар
Сак булыгыз, мошенниклар Социаль мошенниклыкның, телефон белән бәйле очраклары ешаю сәбәпле, республиканың Әтнә районы гражданнарына мөлкәти һәм акчалата зыян китерүгә юнәлдерелгән әлеге төр җинаятьне профилактикалау максатыннан, Татарстан Республикасында 16сыннан 31 март аралыгында Россия эчке эшләр министрлыгының Әтнә районы буенча полиция хезмәкткәрләре тарафыннан, халыкка төгәл үтәгән очракта мошенниклар җәтмәсенә эләкмәү мөмкинлеген...
-
Әтнәдә тыл ветераннарына бүләк өләштеләр
Тыл ветераннарына бүләк өләштек Тиздән илебез халкы зур бәйрәм - Бөек Җиңүнең 70 еллыгын бәйрәм итәчәк. Ел дәвамында әнә шуңа әзерлек эшләре бара, мөмкин кадәр ветераннарыбызга кадер-хөрмәт күрсәтергә, хатирәләр җыйнарга тырышабыз. 17 -19 март аралыгында Күлле Киме авыл җирлеге башлыгы Хәкимуллин Марат Солтан улы, авыл җирлеге сәркатибе Садыкова Ясминә Әдһәм...
-
Әтнә эшмәкәрләрен яклап
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов күрсәтмәсе нигезендә агымдагы елның март ае барышында республиканың муниципаль район шәһәр округлары территориясендә икътисад министрлыгы, эшмәкәрләрнең хокукларын яклау буенчвәкиллек, Татарстанның сәүдә сәнәгать палатасы әһелләренең кечек һәм урта эшмәкәрлек субъектлары белән очрашулары узачак. Мондый очрашу безнең районда 24 март көнендә сәгать 10.00дә администрация бинасында уза.