Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәдә спартакиада дәвам итә

Район укучыларының спартакиадасы кысаларында кызлар арасында волейбол ярышлары төгәлләнде. Беренче урынга - Яңа Шашы, икенчегә - Олы Мәңгәр, өченчегә - Түбән Көек һәм дүртенче урынга Олы Әтнә урта мәктәбенең кызлар командасы лаек булды. Оешмалар арасында барган спартакиада кысаларында узган волейбол ярышларына да нокта куелды. Урыннар түбәндәгечә булды:

Беренче урында - полиция бүлеге егетләре, икенче - мәгариф бүлеге, өченче - спорт мәктәбе, дүртенче урында мәдәният бүлеге волейболчылары командалары. Биредә шулай ук оешмалар арасында футбол буенча ярышлар башланып китте. Спортны яратучылар һәм җанатарлар дүшәмбе, чәршәмбе, җомга көннәрне кичке 18.00дән соң әлеге ярышларны карарга килә алалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев