19 август 2015 яңалыклары
-
“Әтнәгә аерым бурыч йөкләнгән”
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин шулай дип саный. Сишәмбе көнне булган эшлекле сәфәре барышында аны район башлыгы Габделәхәт Хәкимов, район советы рәисе урынбасары Айрат Каюмов, Татарстан Дәүләт Советы депутатлары һәм башка рәсми затлар озата йөрде. "Таттелеком" генераль директоры Лотфулла Шафигуллин ярдәмендә Иске Мәңгәр зираты торгызыла дип язган идек....
-
Әтнәлеләр, игътибарлырак булыгыз, мошенниклар
"Казанда Роспотребнадзор исеменнән мошенниклар йөри", - дип хәбәр итәләр интернет челтәрендә. Мошенниклар җәмәгать туклануы учреждениеләренә, аларда агулану сәбәпле тикшерү булачагы хакында хәбәр итәләр. Роспотребнадзор пресс-хезмәте, мошенникларның шушы оешма исеменнән явызлык кыла, ди. Билгесез затлар шәһәрнең җәмәгать туклануы оешмасына 590-33-49 телефон номеры буенча шалтыратып, үзләрен Идарә хезмәткәрләре дип таныштырып, кулланучыларның агулануы...
-
Әтнәдә һәр сыердан уртача 18,6 килограмм сөт савалар
Әтнәдә дә урып-җыю дәвам итә... һава торышы мөмкинлек бирсә. Шөкер, әлегә һәр гектардан уртача 25 центнер уңыш җыябыз, куанырлыгыбыз бар. Бер баш сыердан уртача савым да начар түгел. Дөресрәге, яхшы ук! Татарстан авыл хуҗалыгы министрлыгының 19 августка биргән мәгълүматлары буенча, бу көнне бездә һәр сыердан уртача 18,6 килограмм сөт савып...
-
Әтнәнең беренче алтын медаль иясе
Беренче алтын медаль иясе 92 яшендә дә зирәк акыллы, яшьләрне көнләштерердәй яхшы хәтерле ул. Алай гынамы соң, Мәскәү тиклем Мәскәүдән туган авылы Кече Әтнәгә ялгызы сәяхәт итә. Сүзем уникаль шәхес - якташыбыз, отставкадагы авиация полковнигы, хәрби фәннәр докторы, профессор Сафиуллин Вакыйф Зиннәт улы турында. Ерак 1923 елны урта хәлле крестьян...
-
ЮХИДИ хәбәр итүне сорый – “Әтнә таңы”
ЮХИДИ Казанның Себер трактындагы юл-транспорт һәлакәтен күрүчеләрнең бу хакта хәбәр итүләрен сорый "КамАЗ" һәм "Хонда" авариясе нәтиҗәсендә скутер йөртүче алган тән җәрәхәтләреннән вафат булды. Авария 13 август көнне 12.09 сәгатьтә, 32нче йорт каршында була. Йөк машинасы йөртүчесе Себер тракты буйлап хәрәкәт иткәндә "Скутер" белән бәрелешә. Скутер йөртүче больницада вафат була.
-
Әтнә районының Күәм авылында да котырганлык буенча карантинны бетерделәр
Хайван котыруы белән бәйле очрактан соң срогы чыккан, гомумән, Татарстанның кайбер территорияләрендә игълан ителгән карантин алынды. Бу хакта Россельхознадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсе хәбәр итә. Котыру авыруы белән бәйле чикләүләр Зәй районының Карманово, Лаеш районының Смолдеярово авылларында, Алексеевский районының Войкино авылы Совет һәм Әтнәнең Күәм авылы Коммуна урамында бетерелде. Карантин...
-
Республикада хезмәт хакы арта
Татарстанда уртача хезмәт хакы 28600 сумга җитте. Мониторинг нәтиҗәләре шуны күрсәтә. Укытучыларныкы ул тагын да зуррак, уртача хезмәт хаклары - 34 мең сумга якын. Социаль һәм фән өлкәсендәге хезмәткәрләрнең хезмәт хакы артуда да уңай динамика сизелә. Шунысы да бар, социаль һәм фән өлкәсендә иң күп хезмәт хакы югары һөнәри белем...
-
"Әтнә таңы" - 32 яшьлек хатын 8 этаждан егылып төшкән
Әлеге хәл Яшел Үзән шәһәрендә булган. "Ашыгыч ярдәм" машинасы килгәндә ул әле исән булган. Әмма хастаханәгә хәтле алып барып җитә алмаганнар, алган җәрәхәтләрдән ул юлда үлгән.
-
Автомобиль бәяләрен төшермәкче булалар - "Әтнә таңы"
"Россиядә автомобиль бәясе 13 процентка кимергә мөмкин. Дәүләт Думасы депутатлары автомобильгә ихтыяҗ арттыруның яңа ысулын тәкъдим итәргә җыеналар". Бу хакта "Известия" газетасы хәбәр итә. Депутатлар илдә җитештерелгән автомобильне сатып алган россиялеләргә, 13 процент чыгымнарын кире кайтарыйк, диләр. Моның өчен машина алган өчен салым механизмын кертергә кирәк дип саныйлар. Депутатлар фикеренчә,...