19 декабрь 2023 яңалыклары
-
Афәрин Әлфинә
Бүген «Әтнә туган якны өйрәнү музее» директоры Әлфинә Илдар кызы Мөхәмәтҗанова «Рәхмәт Хаты»на ия булды.
-
Россиядә, банкта 100 мең сум салынган счет ачмый торып, акча күчерү күләмен чикләячәкләр
Закон проекты эшчәнлеге буенча Хөкүмәт комиссиясе Росфинмониторинг әзерләгән һәм банкта 100 мең сум салынган счет ачмый торып, гражданнар күчергән максималь акча күләмен чикли торган төзәтмәләрне хуплады. Бу хакта РБК яза, аның карамагында закон проектының хупланган версиясе бар.
-
Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбенең рәсми сайты 2 урында
2023 нче елның 18 нче декабрендә Казан шәһәренең IT-парк бинасында «Белем җәүһәрләре — 2023» бәйгесенең финалистларын һәм җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды.
-
Арчада юл һәлакәте булган
Арча - Яңа Кенәр юлында, Яңа Кырлайга җитәрәк юл һәлакәте булган, дип хәбәр итә безгә хәбәрчебез.
-
Видеоплатформалардагы балалар контентының татарчага тәрҗемә ителүен сорыйлар
Россиянең иҗтимагый инициативалары сайтында видеоплатформаларда балалар өчен контентны автомат рәвештә татар теленә тәрҗемә итү турындагы инициатива чыккан.
-
«Укытучы-изге һөнәр иясе»
Тәрбия – мәктәпнең максаты. Укытучы педагогик сәләте, психологик осталыгы белән күпме балага тормышта үз урынын табарга ярдәм итә. Ташчишмә авылы китапханәчесе мәктәптә остазлар елына карата «Укытучы-изге һөнәр иясе» исемле кичә уздырды.
-
Татарстанда яшәү минимумы 2024 елдан 13 135 сумга кадәр арттырылды
Татарстанда 2024 елга яшәү минимумы билгеләнгән. Ул 169 сумга артып, 13 135 сум тәшкил итә. Тиешле карарга республика Премьер-министры Алексей Песошин кул куйды.
-
Батыр - илнең казыгы
Олы Мәнгәр төп мәктәбендә «Батырлык дәресләре» кысаларында Украинада барган махсус операциядә катнашып, яра алган Бахтияр авылы егете Айнур Ягудин катнашында укучылар белән бик жылы очрашу булып узды.
-
Путин пенсионерларның торак-коммуналь хуҗалыгы комиссиясеннән азат ителүен раслады
Дәүләт Думасы фракцияләре җитәкчеләре белән очрашуда Россия Президенты Владимир Путин барлык пенсионерларның торак-коммуналь хуҗалыгы комиссияләрен түләүдән азат ителәчәген раслады. Бу хакта Дәүләт Думасында «Бердәм Россия» фракциясе җитәкчесе урынбасары Андрей Исаев белдерде, дип яза РИА Новости.
-
Һава торышы
Бүген, ягъни, 19 декабрь көнне явым төшем көтелми.