Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбенең рәсми сайты 2 урында
2023 нче елның 18 нче декабрендә Казан шәһәренең IT-парк бинасында «Белем җәүһәрләре — 2023» бәйгесенең финалистларын һәм җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды.
2023 нче елның 18 нче декабрендә Казан шәһәренең IT-парк бинасында «Белем җәүһәрләре — 2023» бәйгесенең финалистларын һәм җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды. Тантананың программасында IT-парк буенча экскурсия, IT-белгечләрнең файдалы чыгышлары да бар иде.
«Белем җәүһәрләре» XIV Дөньякүләм интернет-проектлар бәйгесенең «Татарстан Республикасы электрон мәгарифе платформасында иң яхшы белем бирү учреждениесе сайты» номинациясендә уңышлы катнашкан Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбенең рәсми сайты (https://edu. tatar. ru/atnya/n-kuyuk/sch) 2 нче урын алды, мәктәп директоры Кадимова Сөмбел Мулланур кызы диплом белән бүләкләнде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев