20 июнь 2016 яңалыклары
-
Әтнәдә изге гамәлләр кылына
Рамазан ае дәвам итә Изге айда - изге гамәлләр Бар мөселман дөньясының сыналу чоры - ураза башланды. Ходай ризалыгы өчен башкарылган әлеге гамәл кешене рухи яктан да, физик яктан да чыныктыра. Сабырланасың, нәфесеңне тыярга өйрәнәсең, саваплы гамәлләр кыласың. Соңгы елларда олыларның гына түгел, яшьләрнең дә ураза тотуы, мәчеткә йөрүе -...
-
Әтнәнең Күәм авыл җирлеге җитәкчесе белән әңгәмә
Уңай үзгәрешләр дәвам итә Күәм авыл җирлеге көндәлек мәшәкатьләр эчендә кайный. Бу хакта җирлек башлыгы Реваль Гатауллин белән сөйләштек.
-
Әтнәдә тиздән табиб амбулаториясе ачыла
Күәмдә тиздән табиб амбулаториясенең яңасы эшли башлый. Бу хакта фельдшер-акушерлык пункты мөдире Раилә Төхфәтуллинадан сораштык, шунда ук авыл кешеләренең фикерен дә белештек.
-
Әтнәләр, Табигать рәнҗүе төшсә нишләрбез?
Сулыклар елын уздырабыз. Чистарту икеайлыгы игълан итәбез. Мәктәп балалары өмәләр ясап плотина буйларын чистарталар. Бик чиста булырга тиеш кебек без. Тик юк... Аллаһы Тәгалә адәм баласына акыл биргән югыйсә, ә кемнәрдер хайваннардан түбән дәрәҗәгә төшә...
-
Әтнәдә "Трактор" операциясе дәвам итә
"Трактор" операциясе дәвам итә. Бу хакта "Гостехнадзор" инспекторы Рафил Сабиров хәбәр итте. Бу уңайдан тракторларны һәр җирдә - юлда да, эштә дә туктатып тикшерәләр. Дәүләт теркәү номерларын, документларны, утларны тикшерәләр. Инспектор үзе 4 механизаторны, 2 вазифаи затны җаваплылыкка тарткан инде. Моннан тыш, бу ЮХИДИ инспекторлары тарафыннан да башкарыла.
-
Әтнәләр, 2018 елга кадәр пенсия яше артмаячак
Әйе, хакимият 2018 елга кадәр пенсия яше артмаячак дип ышандыра. Пенсия системасының реформалар планы якындагы елларга расланган һәм ул 2018 елга кадәр пенсия яше артуны күздә тотмый. Бу хакта социаль мәсьәләләр буенча вице-премьер Ольга Голодец хәбәр итә. РИА «Новости».
-
Әтнәләр Казанда хәләл акция уза
22 июнь - Бөтендөнья хәләл көне. Чара шул датага багышлана. 2013 елдан башлап мөселман өммәте әлеге көнне рамазанның 17нче көнендә уздыра. Әлеге уңайдан Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте "Хәләл" комитеты "Республика ифтары" кысаларында "Казан Арена" стадионында акция уздыра. Әлеге чарада хәләл төшенчәсен аңлату, сувенер продукцияләр өләшү, викториналар уздыру каралган, дип җиткерә...
-
Катлаулы булса да, уңышлы булсын - "Әтнә таңы"
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Премьер-министр Илдар Халиков, вице-премьер һәм авыл хуҗалыгы министры Марат Әхмәтов, шулай ук төрле министрлык, тармак җитәкчеләре, район башлыклары, эре оешма җитәкчеләре составында узган видеобрифингта: "Республиканы шактый катлаулы урып-җыю чоры көтә", дигән фикер яңгырады.
-
Әтнәләр яңгыр көтә
20 июньдә Татарстанда алмашынучан болытлы һава, урыны белән кыска вакытлы яңгыр, күк күкрәүләр көтелә. Көньяк-көнчыгыштан искән җил яшен вакытында секундына 15-20 метр тизлеккә җитәргә мөмкин, дип кисәтә Татарстанның Гидрометеорология үзәге. Төнлә минималь һава температурасы 14-19 градус җылы, көндез 26-31 градуска кадәр эссе булачак. Алдагы көннәргә - 21-22 июньдә дә синоптиклар...