Әтнәләр яңгыр көтә
20 июньдә Татарстанда алмашынучан болытлы һава, урыны белән кыска вакытлы яңгыр, күк күкрәүләр көтелә. Көньяк-көнчыгыштан искән җил яшен вакытында секундына 15-20 метр тизлеккә җитәргә мөмкин, дип кисәтә Татарстанның Гидрометеорология үзәге. Төнлә минималь һава температурасы 14-19 градус җылы, көндез 26-31 градуска кадәр эссе булачак. Алдагы көннәргә - 21-22 июньдә дә синоптиклар...
20 июньдә Татарстанда алмашынучан болытлы һава, урыны белән кыска вакытлы яңгыр, күк күкрәүләр көтелә.
Көньяк-көнчыгыштан искән җил яшен вакытында секундына 15-20 метр тизлеккә җитәргә мөмкин, дип кисәтә Татарстанның Гидрометеорология үзәге.
Төнлә минималь һава температурасы 14-19 градус җылы, көндез 26-31 градуска кадәр эссе булачак. Алдагы көннәргә - 21-22 июньдә дә синоптиклар шундый ук һава торышы фаразлый. Җил төньяк-көнчыгыштан исәчәк. Яңгыр, яшен вакытында, җил көчәйгәндә кешеләргә урамда аеруча сак булырга өндиләр.http://intertat.ru/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев