20 август 2014 яңалыклары
-
Күәмгә ниһаять асфальт килде
"Ниһаять, асфальт безнең авылга да килде. Дусымнан төшүче урам буйлап, ферма яныннан әйләнеп, балалар бакчасы һәм мәктәпкә асфальт юл җәеп яталар", - дип шатланып хәбәр иттеләр.
-
Әтнәдә: “Экваторны узып ятабыз”
20 августка Татарстан буенча барлык мәйданнарның 57 процентында игеннәр суктырылып, җыеп алынды. Ә бит узган елны бу көнгә 73 процент мәйданнарда урып-җыелган. Республика буенча уртача чыгыш 22,3 центнер/гектар тәшкил итә. Республиканың төньяк районы һәм иген үстерү өчен бик уңай саналмаган төбәгендә яшәсәк тә, Әтнә районында да һәр гектардан уртача 22,8...
-
Әтнәм
Рухи кыйблам минем - татар иле...
-
Әтнәдә юлларны киңәйтәләр, төзәтәләр
Күшәр тукталышыннан Күңгәр авылына таба барган юлны төзекләндерәләр. Дамбаны киңәйтәләр, юл оешмасы техникалары да шушында. "Татавтодор"ның Арча филиалы прорабы Ришат Шакиров та биредә. Нишлиләр монда, нәрсә үзгәртәләр? Прорабтан шул хакта сораштык.
-
Әтнә футбол лигасының икенче әйләнеш уеннары дәвам итә.
Футбол лигасының икенче әйләнеш уеннары дәвам итә.
-
Олы Мәңгәр авылында халык җыены узды
Мондый җыеннар инде районның Күлле Киме, Бәрәзә һәм Олы Әтнәнең үзендә булып үткән иде. Җыенда район советы рәисе урынбасары Айрат Каюмов, депутатлыкка кандидат Ринат Закиров, күмәк хуҗалык җитәкчесе Айдар Шәрипов һәм авыл җирлеге башлыгы Вазыйх Хисмәтуллин катнашты. Җыенда шушы җирлектә яшәүче Олы Мәңгәр, Бәхтияр, Иске Мәңгәр авылларына кагылышлы мәсьәләләр күтәрелде.