20 ноябрь 2014 яңалыклары
-
Әниләр көне уңаеннан
Минем энием-Кадырова Илсоя Мохэммэт кызы. Әниләрне саклыйк! Әниемнең эше - иң изге эш, Әниемнең сүзе - иң назлысы. Әнием кулы - иң йомшагы, Әниемнең йөзе - иң-иң яктысы! Авыр сүзне әйтмик әниләргә Аларга без итик гел ярдәм. Әниләрне саклыйк , яратыйк Калсын әле алар гел күркәм! Әниләргә назлы сүзләр җитми,...
-
Быел өйрәнәләр генә
Алексеевскида 2002-2003 елгы яшүсмерләр катнашында республика күләмендәге волейбол ярышлары уза. Бүген бу ярышка Нәкыйп Мәгъсүмов җитәкчелегендә безнең 2003-2004 елгы яшүсмерләребез китә. Волейболчыларның тренерлары - Марат Гыйниятов, Илдар Әхмәтов. Җитәкчеләре сүзе белән әйтсәк, "Егетләр быел өйрәнәләр генә, киләсе елга дөмбәсләячәкләр". Амин, шулай булсын.
-
Әтнәдә әзерлек начар түгел
Күәм урта мәктәбе базасында да Гражданнар оборонасы буенча махсус өйрәнүләр узды. Казанның Горбунов исемендәге заводыннан бер тәркем халык безгә эвакуацияләнде дип санала. Аларны кабул итүнең ни дәрәҗәдә башкарылуын билгелиләр, - дип кыскача аңлатма бирде авыл җирлегенең башкарма комитет җитәкчесе Реваль Гатауллин. Мәктәптә саклау төркеме җитәкчесе Булат Зарипов белән аның урынбасары...
-
Киме егете армиягә китте
Күлле-Киме мәдәният йортында 15 ноябрь көнне егетләрне армия сафларына озату кичәсе үткәрелде.Кичә "Исән- имин йөрегез сез" дип аталды. Солдатка китүче Салават Кадимовка иң изге теләкләр теләнде. Исән-сау әйләнеп кайтып, мәдәният йортында кабат күрешүләр язсын иде.Кичәгә авыл мулласы Галимҗан абый да чакырылды.Ул үзенең төпле киңәшләрен бирде,бүләген тапшырды.Яшьләргә соңыннан күңел ачу кичәсе...
-
"Авыл көннәре" башлана
Мәдәният хезмәткәрләренең янәдән кызу эш вакытлары җитте. Авыл клублары, мәдәният йортлары "Авыл көннәре" бәйгесенә әзерләнәләр.Беренче тукталыш 21 нче ноябрь көнне Түбән Бәрәскә мәдәният йортында.Катнашалар: Бәрәскә, Бәрәзә, Яңа Әтнә һәм Кече Әтнә мәдәният йортлары.Башлана: 19 сәг.30 м.
-
Үткәннәр
Күптән инде елмаймыйм, Карап чит-ят күзләргә. Минем өчен елмаю, Калды инде үткәндә. Көтмим инде смслар, Шалтырату төннәрен. Сызып атсамда үзеңне, Төшләремдә күрәмен. Күп җаваплар таба алмый, Адашам уйларымда. Тик син бер үк бәхетле бул, Кайда гына булсаңда. Минем яннан үткән чакта, Зинһар миңа карама. Эндәшмичә генә атла, Бер үк инде...