Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Үткәннәр

Күптән инде елмаймыйм, Карап чит-ят күзләргә. Минем өчен елмаю, Калды инде үткәндә. Көтмим инде смслар, Шалтырату төннәрен. Сызып атсамда үзеңне, Төшләремдә күрәмен. Күп җаваплар таба алмый, Адашам уйларымда. Тик син бер үк бәхетле бул, Кайда гына булсаңда. Минем яннан үткән чакта, Зинһар миңа карама. Эндәшмичә генә атла, Бер үк инде...

 

Күптән инде елмаймыйм,

Карап чит-ят күзләргә.

Минем өчен елмаю,

Калды инде үткәндә.

 

Көтмим инде смслар,

Шалтырату төннәрен.

Сызып атсамда үзеңне,

Төшләремдә күрәмен.

 

Күп җаваплар таба алмый,

Адашам уйларымда.

Тик син бер үк бәхетле бул,

Кайда гына булсаңда.

 

Минем яннан үткән чакта,

Зинһар миңа карама.

Эндәшмичә генә атла,

Бер үк инде елмайма.

 

Минем өчен шулай яхшы,

Аңласаң бик зур рәхмәт.

Ялкынсыз янган учак ул,

Чын булмаган -мәхәббәт!

 

Хисләр сүнде инде инде күптән,

Сагыш очты һавага.

Башка күзлек белән карыйм,

Син яшәгән дөньяга.

 

Безнең тормыш корылган,

Бер мәгънәсез ялганга.

Дусларда синең кебек,

Югалдылар томанда.

 

Әйтәсең син яратам дип,

Ләкин инде башкага.

Ә минем өчен бу сүзләр,

Инде бары китапта

 

Куям диеп сүз бирелде,

Тик нокта куелмады.

Синең хактагы шигырьләр,

Берәү генә булмады.

 

Соңгысы дип тә әйтә алмыйм,

Булырмын я ялганчы.

Тагы күпме вакыт үтәр,

Шул ноктаны куйганчы.

 

Таныш көйләрне ишетсәм,

Елмаям мин кайвакыт.

Ап-ак биткә юллар язам,

Эштән арыплар кайтып.

 

Начар гадәткә әйләнде,

Йокысыз үткән төннәр,

Әкияткә охшап калды,

Безнең инде үткәннәр.

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев