20 ноябрь 2015 яңалыклары
-
Галим фикере - "Әтнә таңы"
Америка галиме Брюс Липтон фикеренчә, экстрасеанс, гипноз, медитация кеше геннары эшчәнлеген үзгәртә ала. Мистиканың монда бер катнашы да юк, дип саный ул.
-
Әтнәдә булган Америка галиме диссертация яклады
Нәҗип Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясендә 17 ноябрь көнне зур вакыйга булды, монда беренче тапкыр үзенчәлекле кандидатлык диссертациясе якланды. Америка галиме Пол Уолтер Куйвинен татар гармуннары буенча " Гармун - Казан татарларының традицион мәдәниятендә"дип исемләнгән фәнни хезмәтен тәкъдим итте. Әлеге хезмәтен язар алдыннан Пол Уолтер махсус татар телен өйрәнеп, Биектау,...
-
Әтнәдә 44 эшсез – бу 0,74 %
Республикада рәсми рәвештә 15 меңнән артык эшсез теркәлгән. Узган атнадагыдан 286га ким бу. Гомумән алсак, Татарстандагы икътисади актив халыкның 0,76 процентын тәшкил итә. Безнең районда бүгенге көнгә 44 эшсез теркәлгән. Бу исә райондагы барлык икътисади актив халыкның 0,74 проценты. Районда 5900 икътисади актив кеше яши.
-
Әтнәдә буран көтелә
ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итүенчә, бүген - 20 ноябрьдә, болытлы һава торышы хакимлек итәчәк. Республиканың кайбер районнарында төнлә булган буранны иртән һәм көндез кар, юеш кар алмаштыра. Урыны белән буран кабатланырга мөмкин. Юлларда бозлавык, кар көртләре саклана. Көньяк-көнчыгыш тарафтан көчле җил исә. Көчәйгән вакытта аның тизлеге...
-
Әтнә дә калышмас дип ышаныйк
Тиздән авыллардагы шәхси-ярдәмчел хуҗалыклар Татарстан икътисадындагы иң мөһим тармаклар рәтендә карала башлаячак. Бүген Татарстанның Дәүләт Советы депутатлары шәхси ярдәмчел хуҗалыкларга ярдәм итүне күздә тоткан закон проектын беренче укылышта кабул итте. Документны парламент вәкилләренә Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек комитеты рәисе урынбасары Ринат Гайзатуллин тәкъдим итте. Льготалы кредитларга...
-
“Күңелем сәйләннәре” авторы– Әтнә кызы
Шигъриятле Әтнә төбәгендә туып үсеп, хәзерге вакытта туган авылыннан читтә яшәүче талантлы якташларыбыз бик хисап. Шундыйларның тагын берсе: Фәридә Шамил кызы Галиәхмәтова. Аның исеме шигырь сөюче укучыларыбызга "Әтнә таңы" газета битләрендә басылып чыккан шигырьләре аша таныш булса, күбебез аны таләпчән, үз һөнәрен яратып башкаручы мөгалимә буларак хәтерлидер. Бер кайтуында ул...
-
Әтнәнең сугыш ветеранына 90 яшь тулды
«Бик рәхәттә яшибез, тик гомер генә кыскара бара» Бөек Ватан сугышы ветераны Мөршидә апа Бәдигова 90 яшьлек юбилеен билгеләп узды. Мөршидә апаны күргән саен, аның җитезлегенә, шат күңеллелегенә сокланам. Елның-елында район үзәгенлә узган 9 май - Бөек Җиңү көненә багышланган чарада аның ветераннар сафында күреп шатланам. Хатын-кызлар арасында исән-сау гомер...
-
Киләчәк самолетын төзиләр - "Әтнә таңы"
Бөекбританиянең бер фирмасы амбициоз проект - киләчәк самолетын төзергә финанслар бүленеп бирелүе турында хәбәр итә. Әлегә Лондоннан Австралиягә 20 сәгать тирәсе очарга кирәк. Ә инде яңа самолет гамәлгә кергәч 300 пассажир бу араны 4 сәгатьтә уза алачак. Фирманы оештыручы шулай дип саный. Тагын 1,5 елдан андый самолет оча башлаячак дип...
-
Әтнәдә яңа йорт төзелә башлады
Социаль ипотека нигезендә салыначак йортның төзелеше кайчан башлана инде дип кызыксынучыларны шатландырырга ашыгабыз. 27 фатирны үзенә сыйдырган өч катлы йорт төзү буенча эш башланды. Бүгенге көндә фундаментын казу эшләре бара.