Республиканың кайбер районнарында төнлә булган буранны иртән һәм көндез кар, юеш кар алмаштыра. Урыны белән буран кабатланырга мөмкин. Юлларда бозлавык, кар көртләре саклана. Көньяк-көнчыгыш тарафтан көчле җил исә. Көчәйгән вакытта аның тизлеге 23 метрга кадәр җитәргә мөмкин.
Татарстанда көндезге һава температурасы көньяк-көнчыгыш районнарда 9 градуска кадәр төшсә, республиканың көньяк-көнбатышында 1-4 градус кына булачак, хәбәр итә intertat.ru.
Казанда да кар ява, көндезге сәгатьләрдә 2-4 градус салкын булачак.
21 ноябрьгә каршы төндә кар, урыны белән буран булачак. Көчле җил. Һава температурасы 2-10 градус салкын булыр, дип фаразланыла.
Нет комментариев