20 декабрь 2016 яңалыклары
-
«Рәхәттән хәер сорашырга чыкмадым»
Яралы язмышлар Шәхси йортлар урнашкан Казан урамы буйлап башын түбән игән бер карт килә… Җыерчыклар белән бизәлгән куллары салкында кечерәеп калган кебек, тик суыкка исе дә китми: чират буенча, һәрбер капканы килеп кага ул. Аннан соң, кеше чыкканын көтә. Төрле чагы була: кайвакыт йорт хуҗалары билгесез капка кагучы янына шундук...
-
Яңа ел җиткәнче үк арттыралар
Яңа ел килеп җитсен инде, икенче көнне үк бәяләр артачак дип уйлыйсыздыр. Юк шул, бензин бәясен, әнә, аңарчы ук арттырырга уйлыйлар. Россиянең 70 төбәгендә бәяләр арткан инде, имеш. Бу хакта ТР Хөкүмәт йортындагы брифингта хәбәр иттеләр. Бензин бәясе җайлап кына, кулланучыга йөрәк өянәге ясамыйча гына артачак, диделәр. (Хезмәт хакларын шулай...
-
Ләйсәнне күрмәдегезме?
Түбән Камада полиция һәм туганнары 16 яшьлек Ләйсән Фәрдиеваны эзлиләр. Кыз бала өеннән 16 декабрь көнне чыгып китә һәм бүгенгә кадәр аның кайда булуы билгесез. Полиция мәгълүматларына караганда, ул элек тә өйдән чыгып киткәләгән. Ниндидер мәгүлүматларыгыз булса, 8(919)624-02-28, 8(8555)49-25-02 телефоннгары аша шалтырата аласыз. Чыганак: www.leninogorsk-rt.ru
-
Сигезенче сыйныфта укучы фаҗигале авария ясаган
В одной из школ Благовещенска нынче праздник - вот уже 109 лет, как педагоги здесь учат детишек грамоте и доброте. Да еще и Новый год на носу: учителя и школяры развешивают мишуру, готовят новогодние костюмы. Но праздничного настроения нет ни у кого: две недели назад жителей города потрясла страшная трагедия....
-
Әтнәдә - "Кышкы каникуллар"
19 декабрьдән 8 гыйнварга кадәр республика юлларында әнә шул исем астында профилактик операция башланып китә. Әлге чара каникул көннәрендә балалар катнашында юл - транспорт һәлакәтләрен булдырмау максатында уздырыла. 2016 елның 11 аенда республика юлларында балалар катнашында 561 юл һәлакәте теркәлгән. Аларда 12 бала үлгән, 590 бала тән җәрәхәтләре алган. Шул...
-
Ана капиталын индексацияләү 2020 елга кадәр туктатыла
Путин бүген әлеге карарны имзалады, ул 2018 елның 1 гыйнварыннан гамәлгә керә. (Казан, 20 декабрь, «Татар-информ»). Россия Президенты Владимир Путин ана капиталын индексацияләүне 2020 елга кадәр туктатып тору турындагы законны имзалады. Бу карар 2018 елның 1 гыйнварыннан үз көченә керә. Хәзерге вакытта ана капиталының күләме 453 мең 26 сум тәшкил...
-
Бер машина икенчесен эләктереп 6 чакрым өстерәп барган
Чит ил автомобиле "Фольксваген" алда баручы фургонга бәрелә һәм эләгеп кала. Көчле удардан җиңел машина йөртүче аңын җуя. Ә фургон йөртүче ни булганын аңламый да кала: көпчәк шартлады бугай дип уйлый. Алты чакрым чамасы юл узгач кына туктый. Машинасын карагач исе китә, ә "Фольксваген" йөртүче әле һаман да аңсыз була....
-
Күәм мәктәбе тагын да матурайды
Күәм мәктәбенең 5-11 сыйныф укучылары Яңа 2017 елны мәктәпләре каршына кардан төрле сыннар ясап каршылыйлар. Биредә Кыш бабай белән Кар кыздан тыш, Әтәч, Куян, Елан, Маймыл сыннарын да ясап куйганнар. Төрле төскә кертеп буяп та куйганнар. Кыскасы, бик матур булган. Яңа гына мәктәпнең ике укытучысы - 32 ел стажлы Нурания...
-
Аздан гына "үбешмәдек"
Көн болай да әллә томанлы, әллә, кем әйтмешли тумышы шундый - караңгы. Бу автомобиль йөртүчеләрдән саклык кына түгел, осталык та таләп итә. Әгәр инде каршыңнан юл оешмасы машинасы кар эттереп үтсә, боларга өстәп сизгер дә булу кирәк. Таудан күтәрелеп килгәндә "КДМ" машинасы очрады. Аңлашыладыр, ул китүгә кар бураны күтәрелде, берни...
-
Татарстанның ике предприятиесе РФ Хөкүмәте премиясенә лаек булды
Әлеге премияне эшләүчеләр санын да исәпкә алып тапшыралар. Хезмәткәрләре 1000нән артык категориядә - Түбән Камадан АО ТАНЕКО һәм 250гә кадәр эшләүчесе булган Әлмәттән ООО "ТаграС-РемСервис" лауреат исемен яулаганнар. Ике предприятие дә нефть эшчәнлеге белән бәйле. Ә Россия буенча барысы 11 оешма премиягә лаек булган. Бу хакта "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы хәбәр...
-
Сбербанк 26 мең хезмәткәрен эштән азат итә
Россиядәге иң эре банк үзенең эффективлылыгын күтәрергә булган. Эш шунда, аналитиклар 2018 елда предприятие кеременең 30 проценты цифрлы банкка туры килә, дип саныйлар. Инде хәзер үк 135 миллион клиентның 30 миллионы мобиль һәм онлайн-банкны куллана. Шул сәбәпле 8 процент хезмәткәрне эштән чыгарырга булганнар. Чыганак: finanz.ru
-
Күп калмады
Синоптиклар суыклар чигенә, күп калмады инде, түзегез диләр. Дөрес, фаразларга караганда, бүген кич температура "-29", ә төнлә "-27" градус тирәсе була икән. Ә менә иртәгә көндез ул "-3" градуска кала. Алдагы атна да шул ук 3-5 градус суыклык белән дәвам итә. Азрак кар да явып үтәчәк, диләр. Карап карыйк...
-
Район мәктәпләреннән өч остаз яшь педагогларга ярдәм итә
Районның яшь педагоглар белән эшләүче остазлары бу проектны тәмамлап яталар. Күәм урта мәктәбеннән Нурания Хәкимҗанова һәм Сания Батршина, Олы Әтнә урта мәктәбеннән Гөлнур Мөхәрләмова "Наставничество" программасы буенча 10 яшь укытучыга ярдәм иттеләр. Монда Әтнә генә түгел, Арчаның яшь укытучылары да бар. Сүз уңаеннан, Арчадан бу конкурста 1 укытучы гына откан....
-
Әтнә сөте бу айда гына 8 тоннага артты
Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы сөт җитештерү буенча 20 декабрьгә биргән оператив сводкада Әтнә элеккечә үк беренче урында. Районда бер сыердан тәүлегенә 22 килограмм сөт савалар. Аннан соңгы урыннарда баручы Сабада - 19,1 килограмм, Кукмарада 18 килограмм сөт савып куандыралар. Әтнәдә тәүлегенә 156 тонна тулай савым алалар. Ай башына...
-
Еллар - барлык җыйган байлыгым
Яшьлек елмайды да бик еракта, Болгап калды зәңгәр яулыгын. Күпне үттем, зур юл уздым кебек. Еллар - барлык җыйган байлыгым. Нечкә җепсел иреннәрен җәеп Йөздә инде Вакыт елмая. Көзгеләрдән танымыйча эзлим - Теге чая кызый, ул кая?! Ерак йолдыз булып нурын сибә Яшьлек учагының яктысы. Күңелнең иң тирән бер түрендә...