АЛЫШТЫРГЫСЫЗ ГАБДЕЛХӘЙ АБЫЙ
75 яшьлек япь-яшь Габделхәй абый Сибгатуллин район сабан туе мәйданына килеп керә. Яраткан аты чиста итеп кат-кат юылган.
Матур бизәкле сөлгеләр, яулыклар, чуклар белән киендереп, яңа гына кара буяуга буялган арбага чибәр кызлар төяп, бер якка гармунчы егет, икенче якка үзе утырган. Көчле алкышлар астында түгәрәкне берничә тапкыр әйләнгәч тә,...