“УКЫТУЧЫНЫҢ ХӨРМӘТЛЕ ВАКЫТЫНДА ЭШЛӘДЕК”а
"Күз күргәч, колак ишеткәч, Алланың биргәненә шөкер", - ди 90 яшьлек юбилеен билгеләп үткән Әшрәф әби Йосыпова. Гомер йомгагын акрын гына сүтә Әшрәф әби. - 1923 елның 17 июлендә Каенсар авылында урта хәлле крестьян гаиләсендә туганмын. Мәктәптә белем алгач, укуымны дәва итәргә теләп училищега укырга кердем. Тик Финляндия сугышы башлану...
"Күз күргәч, колак ишеткәч, Алланың биргәненә шөкер", - ди 90 яшьлек юбилеен билгеләп үткән Әшрәф әби Йосыпова.
Гомер йомгагын акрын гына сүтә Әшрәф әби.
- 1923 елның 17 июлендә Каенсар авылында урта хәлле крестьян гаиләсендә туганмын. Мәктәптә белем алгач, укуымны дәва итәргә теләп училищега укырга кердем. Тик Финляндия сугышы башлану сәбәпле, хыялым тормышка ашмый калды. 1940 елны Комыргуҗа авылына укытучы итеп җибәрделәр. Биредә ике ел укытканнан соң, Каенсар авылына кайттым. Ә 1948 елда Күлле Киме авылына килен булып килдем. Тормыш иптәшемнең дүрт туганын да тәрбияләп үстердек. Шулай ук үзебезнең өч бала. Хәер, белем биргән укучыларың да, үз балаларың кебек якын була инде, - диде ул.
Күлле Кимедә укыту дәверендә читтән торып, педагогик белем ала. Ул елларда укытучы булып эшләүләрен сагынып искә ала Әшрәф әби.
- Укытучыга карата хөрмәт булган елларда эшләп калдык, Аллага шөкер. Ул вакытларда укытучының дәрәҗәсе бик югары иде, - диде.
Гомумән, Әшрәф әби узылган гомернең сикәлтәле, бормалы юллары булса да зарланмый. "Эшсез тормадым, укучыларга башлангыч белем бирдем. Аннары авылдагы интернатта тәрбияче булып та эшләп алырга туры килде. Бер ул, ике кыз тәрбияләп үстердек", - диде. Бүгенге көндә җиде оныгының, 3 оныкчыгының яраткан әбисе дә ул. "Яшьләр тәрбиясенә дә бик канәгатьмен. Улым Рәис, киленем Гөлфия тәрбиясендә гомер кичерәм. Киленем "әни" дип кенә тора. Аллага шөкер", - дип куйды.
Шунысы сокландырды, 90 яшьтә булса да, Әшрәф әбинең хәтере дә бик әйбәт. Булып узган вакыйгаларның елларына кадәр әйтеп исенә төшергәндә, сөбханалла, күз тимәсен үзенә дип куйдым.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев