Әтнә мәктәпләре арасында кар сыннары бәйгесенә нәтиҗә ясалды
Игътибар иткәнсездер,бәйрәм алдыннан һәр мәктәп ишегалдында кар шәһәрчекләре пәйда булды. Карга кытлык булса да, ничек итсә итеп, укытучылар, укучылар кар сыннары ясауга ирештеләр. Ярдәмгә әти-әниләрне дә чакырдылар. Җепшек кар, яңгыр аларга зыян да салды. Кабат-кабат җыелып, сыннарны торгыздылар. Олы Мәңгәр мәктәбендә бу экспозиция, мәсәлән, Сочидагы олимпиада уеннарына багышланган иде. Һәм...