Әтнә районындагы яңа авыл исемле булыр кебек
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары дәүләт төзелеше комитеты утырышында "Әтнә районы территориясендә Яңа Әтнә авылы оештыру турында" карар проектын карадылар. Дәүләт теркәү, кадастр һәм картография Федераль хезмәте, әле 2008 елда ук, Әтнә район советының авылга "Яна Атня" исеме бирү турындагы тәкъдиме нигезендәге Татарстан Дәүләт Советы карарын кире какты. "Новая Атня"...
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары дәүләт төзелеше комитеты утырышында "Әтнә районы территориясендә Яңа Әтнә авылы оештыру турында" карар проектын карадылар. Дәүләт теркәү, кадастр һәм картография Федераль хезмәте, әле 2008 елда ук, Әтнә район советының авылга "Яна Атня" исеме бирү турындагы тәкъдиме нигезендәге Татарстан Дәүләт Советы карарын кире какты. "Новая Атня" яки "Янга Атня" вариантларын кулланырга киңәш итте. Бу хакта парламент комитеты җитәкчесе Валентина Липужина хәбәр итте.
Әтнә район советы җитәкчесе урынбасары Айрат Каюмов әйтүенчә, Олы Әтнә авыл җирлегендәге җәмәгать тыңлаулары нигезендә, җирле халык, шул исәптән әлеге авыл халкы да "Новая Атня" исеме өчен тавыш бирде. "Шуңа күрә 2008 елгы карарга тиешле үзгәрешләр кертәбез. Мәскәү исә, торак пунктка тәкъдим иткән исемне кабул итәр дип өметләнәбез", - дип ассызыклады Валентина Липужина.
Әлеге мәсьәлә Татарстан парламентының якындагы сессиясендә каралачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев