Әтнә этләре законны шәп белә
Башкача әйтеп булмый. Район үзәген тутырып этлэр йөри. Йөри генәме соң? Менә без күрегез дигәндәй, редакция бинасы каршына, олы юл кырыена куелган билге астына иркенләп тезелешеп ятканнар. Бернидән дә, беркемнән дә курыкмыйча ятып торалар, байларча ял итешләре. Үзләре зур, йоннары елкылдап тора, берничәсе шундый, урамда ачка тилмерми инде болар, хуҗалары...