И, авыл...
И,авыл…
Безне киләчәктә коммунизмда яшәячәкбез,авыл белән шәһәр арасында аерма бетәчәк дип кечкенәдән өйрәттеләр.Бу сүзләрдә дөреслек тә бар,җәмәгать.Коммунизмны күрмәсек тә,авылда тормыш шартлары яхшырды бит.Өйләрдә газ ,канализация зур экранлы телевизорлар,компьютер,нәни балалар кулында хикмәкле телефоннар.Итне тозламыйбыз ,кар базында сакламыйбыз,күпчелек өйдә әллә ничә морозильник ,холодильник ,ларь,җылытылган бәдрәф,ванна,джакузилар белән дә авыл кешесен шаккаттыра алмыйсың.Бу хәзер...