Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

“Шахтер” кукуруз чәчә

12нче май көнне "Шахтер" хуҗалыгы язгы чәчүнең төп өлешен тәмамлады.

- Кичә кукуруз чәчә башладык, барысы 700 гектар мәйданда игәбез. Терлекчелектә төп азык культурасы инде ул, - ди директор Габделәнәс Хәкимов.
Эш барышы белән дә ул таныштырды. Биредә борчакны - 225, арпаны - 643, солыны - 180 һәм сабан бодаен 821 гектарда чәчкәннәр. "СУПН" чәчкече таккан "МТЗ-82" тракторында Фарил Гыйлаҗев, Фәндүс Сәфәров кукуруз чәчәләр. Баш агроном Рәдиф Хәйруллин да монда. Зөлфәиз Хәбибрахманов машинада симәнә чыгарган, шуны чәчкечкә бушаткан вакытка туры килдек. Ашламаны да ул чыгара. Шунда ук "Т-150" тракторы белән Юрий Горинов аммиак кертә. "МТЗ-1221" тракторында Рәдис Заһидуллин чәчү алды тырмасын башкара. Шундый ук тракторда Фәнис Идрисов басуга аммиак чыгара.
Янәшәдәге басуда аталы-уллы Шәйхетдиновлар эшли. Өлкәне - Габделфәт Шәйхетдинов "Т-150" тракторында культиваторда, улы - Айзат Шәйхетдинов аңа аммиак ташый. Шул ук басуда Рәдиф Гарипов һәм Аркадий Иванов та кукуруз чәчәләр. Монда да "СУПН" чәчкеченә симәнә бушата иделәр. Анысын да "Беларус" тракторында Илдус Борһанов башкара.
Эш тиешенчә оештырылган, бернинди тоткарлык та юк. Монысын да озакка сузмаслар дигән өмет бар.

Хәйдәр ГАРИПОВ фотосында Фәндүс Сәфәров, баш агроном Рәдиф Хәйруллин, Фарил Гыйлаҗев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: язгы кыр эшләре