Әтнәдән Галия әби: "Мусаның дәфтәрләрен мин дә тотып карадым"
Иске Җогып авылында гомер итүче газета укучыбыз, безнең белән гел элемтәдә торучы Галия апа Шәрәфиева әнә шулай ди.
Игътибарлы безнең укучылар, газетабызның һәр җөмләсен укыйлар, фикерләрен җиткерәләр. Безнекен генә түгел, газетабызга кушымта булып таралучы "Атна вакыйгалары"нда басылган мәкаләләр дә, рекламалар да игътибардан читтә калмый. "Мәйдан" журналының август аенда чыгачак язмаларына...