“Татар радиосы” директоры Динә Гәрәева: “Гади авыл егетен дә ир итеп сайлый алыр идем” - Интертат
Автор: Алинә АЙДАРОВА
Фото: Солтан Исхаков
Татар эстрадасы белән азмы-күпме таныш кешеләр өчен яхшы таныш исем ул. "Татар җыры" концертларында булган тамашачылар да Динә Гәрәеваның кем икәнен беләдер. "Интертат" популяр татар радиосының җитәкчесе булып эшләгән Динә туташ белән таныштыра. Ни өчен "Барс медиа" җитәкчесе Марат Гәрәев кызын эшкә башта кассир итеп кенә урнаштырган? Динәнең йөргән егете бармы? Популяр радио директорының нәрсә алырга акчасы җитми?