21 гыйнвар 2015 яңалыклары
-
Әтнәдә төлке атканнар
Соңгы вакытта Әтнә урамнарында төлке йөрүе турында ишетергә туры килгәләде. Халыкта «зират янында оялаган, балалары да бар икән» дигән сүзләр дә йөрде. Шушы көннәрдә урамнарыбызда иркенләп «гулять» итеп йөргән төлкенең соңгы сәгате суккан. Ветеринария берлеге хезмәткәрләре атып үтерелгән төлкене Казанга , котырганмы юкмы икәнен белү өчен махсус лабораториягә җибәргәннәр.
-
Әтнәдә рәсем бәйгесенә нәтиҗә ясалды
Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган "Мин сугыш турында ишетеп кенә беләм" район балалар рәсеме бәйгесенең нәтиҗәләре Мәктәптән тыш эшләр үзәге Кечкенәләр группасы: 1 урын Яңа Шашы мәктәбе. Шарафиев Булат. 3 класс. Җитәкчесе Сабирзянова Лейсан Рубисовна. 2 урын Түбән Көек мәктәбе. Аскаров Ильмир. 3 кл. Җитәкчесе Загидуллина Рузалия Ахатовна. 3 место...
-
Әтнә муллалары халык өчен эшли
Әтнә муллары халык өчен эшлиләр Кече Әтнә авылы мулласы Хәйдәр хәзрәт Галәвиев, Бәрәскә авылы мулласы Гарәфетдин хәзрәт Җиһаншиннарга озак еллар халыкка дини хезмәт күрсәткәннәре өчен Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Рәхмәт хаты тапшырды. Шулай ук районыбыз хакимиятенең дә кыйммәтле бүләкләре бирелде. Бу хакта район мөхтәсибәтеннән хәбәр иттеләр.
-
Әтнәдә капка төбен кемнәр көри?
Капка төбен кем көри? "Элеккечә үк Сезне тыңлыйбыз, моң-зарыгыз булса редакциягә шалтыратыгыз, дип язгансыз?.." Югары Бәрәскәдән әнә шулай шикләнеп шалтыраттылар... Соң, кайчан тыңламыйча калганыбыз бар?! Шалтыратып әйтегез, языгыз! "Авылдагы барлык урамнар диярлек кардан чистартыла. Ә безнең Яшеллек урамын кар басты инде", - дип зарланды шушы урамда яшәүче Рәшит Хәйретдинов. Проблема...