Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәдә капка төбен кемнәр көри?

Капка төбен кем көри? "Элеккечә үк Сезне тыңлыйбыз, моң-зарыгыз булса редакциягә шалтыратыгыз, дип язгансыз?.." Югары Бәрәскәдән әнә шулай шикләнеп шалтыраттылар... Соң, кайчан тыңламыйча калганыбыз бар?! Шалтыратып әйтегез, языгыз! "Авылдагы барлык урамнар диярлек кардан чистартыла. Ә безнең Яшеллек урамын кар басты инде", - дип зарланды шушы урамда яшәүче Рәшит Хәйретдинов. Проблема...

Капка төбен кем көри? "Элеккечә үк Сезне тыңлыйбыз, моң-зарыгыз булса редакциягә шалтыратыгыз, дип язгансыз?.." Югары Бәрәскәдән әнә шулай шикләнеп шалтыраттылар... Соң, кайчан тыңламыйча калганыбыз бар?! Шалтыратып әйтегез, языгыз! "Авылдагы барлык урамнар диярлек кардан чистартыла. Ә безнең Яшеллек урамын кар басты инде", - дип зарланды шушы урамда яшәүче Рәшит Хәйретдинов. Проблема Түбән Бәрәскә авыл җирлегенә карый, шуңа күрә җирлек җитәкчесе Сәет Әхмәдуллинга мөрәҗәгать иттек. Тик бар да без уйлаганча гади генә түгел икән, элек кенә урамда кар чистартылмаса авыл җирлегенә зарлана идек. - Беренчедән,быелның 1 гыйнварыннан башлап урамнан кар чистарту безнең вәкаләтләргә керми. Икенчедән, Яшеллекнең, нибары бер йортлы басу кырыендагы урам булуын әйтү дөрес булыр. Өченчедән, ул урамны хуҗалык техникасы белән кардан чистарткан идек инде, кабат кар яуды бит. Шуңа да карамастан, ул урамны бүген үк карап, әйләнеп үтәм. Хуҗалык техника бирсә, чистартырбыз, - диде җитәкче. Яхшыга өметләнегез, Рәшит абый! Ә без, авыл җирлегенә Сездән рәхмәт сүзләре барып ирешер, дигән өметтә калабыз. Олы Әтнәдән дә урамдагы кардан зарланып шалтыраттылар. Тулкын урамында да шул ук хәл икән. "Ничек итеп эттергәннәрдер, кар уртада калган", - диделәр. Сорауга Торак-коммуналь хуҗалык идарәсе җитәкчесе Рамил Сәфәров җавап бирде. "Дүшәмбе төнендә үк Олы Әтнә урамнарына кар чистартучы тракторлар чыгачак", - дип вәгъдә итте. "Коммуналь хуҗалыкның урам чистарту техникалары аз", - диюне еш ишетәбез. Куанычлы хәбәр, тиздән оешма грейдерлы да булачак. Шул ук вакытта халыкка да сүзебез бар. Еш кына: "Урамдагы карны эттереп, капка төбенә өеп киткәннәр", - дип зарланырга ярата безнең халык. Моның өчен кар эттерүчене гаепләргә тырышу - мәгънәсезлек. Кая куйсын ул карны, кесәсенә тутырып барсынмы?! Кар эттерүченең төп бурычы - урамга "Ашыгыч ярдәм", "Янгын" машиналары керерлек итү. Димәк, капка төбен һәркем үзе көрәргә тиеш була. Мәкаләне газетага бирер алдыннан гына, Югары Бәрәскәдән, "Мәсьәлә уңай хәл ителде. Сезгә дә, авыл җирлеге җитәкчесенә дә рәхмәт", дип телефоннан шалтыраттылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев