21 гыйнвар 2018 яңалыклары
-
Куркыныч авария
Бүген Казан - Оренбург юлының 124 кмда, Чистай районында Scania белән Lada Kalina бәрелүе нәтиҗәсендә 2 кеше вафат була, дип хәбәр итә ТРның Эчке Эшләр министрлыгының матбугат хезмәте. ******** ДТП произошло сегодня на 124 км автодороги Казань-Оренбург. По предварительным данным, водитель легковой не справился с управлением на заснеженной трассе. Автомобиль...
-
Мәктәп укучысы өшеп үлгән
Удмуртиядә 11 яшьлек малай өшеп үлгән Мәктәп укучысы мәетен Воткинскиның бер бакчачылык ширкәтендә тапканнар. Воткинск торак пунктының бер бакчачылык ширкәтендә 11 яшьлек мәктәп укучысының үле гәүдәсен тапканнар. Бу хакта "Известия" хәбәр итә. Агентлык мәгълүматлары буенча, ир бала туңып үлгән. Малайның мәктәптән өенә кайтмавы турындагы белдерү социаль челтәрләрдә кичә чыккан. Воткинскида...
-
Казан галимнәре Мәскәү татарлары белән милләт проблемалары турында сөйләште
Мәскәү татарлары белән очрашуда чәкчәкне татарларның берләшү символы дип атадылар Казан галимнәре Мәскәү татарлары белән милләт проблемалары турында сөйләште. (Мәскәү, 21 гыйнвар, "Татар-информ", Римма Гомәрова). 19 гыйнварда Мәскәү татар мәдәни үзәгендә башкалада яшәүче татарлар Казан галимнәре белән тел, әдәбият һәм татар киносындагы актуаль проблемаларны билгеләде. Чарада "Татар-информ" хәбәрчесе дә катнашты....
-
Синоптиклар Татарстанда һава торышы бозылу турында кисәтә
(Казан, 21 гыйнвар, "Татар-информ"). Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе фаразлары буенча, бүген, 21 гыйнварда, республикада аязучан болытлы һава торышы күзәтелә. Күпчелек районнарда кар явачак, урыны белән буран көтелә. Җил көньяк-көнчыгыштан, уртача тизлектә булачак. Минималь һава температурасы төнлә -14..-19 градус, аязган вакытта -24 градуска кадәр булыр дип көтелә. Максималь...
-
Олы Әтнәдә яшәүче Фатыйма әбигә - 90 яшь!
«Бу кадәр яшәрмен дип уйламаган идем" Бүген 90 яшьлек юбилее белән котларга килүчеләрне Олы Әтнәдә гомер итүче Фатыйма Садыйк кызы Ситдикова әнә шулай дип каршылап, күз яшьләрен сөртте. Сүрия МИНГАТИНА Гомер синең кәефеңә дә, тамак туклыгыңа да, кимсенүләреңә дә карап тормый, үз җае белән алга бара. Яшьлекне - картлык, ярым...
-
"Таян Аллага" конкурсына язмалар җыю дәвам итә
Бәйгенең беренче этабы - әсәрләрне җыю - 31 мартта төгәлләнә. Татарстан Республикасы мөселманнарының Диния нәзарәте Россия ислам институты белән берлектә "Таян Аллага" әдәби конкурсы оештырды, дип хәбәр итә Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте. Конкурс Россия Федерациясендә яшәүче татар яшьләре арасында талантларны барлау һәм берләштерү, аларның иҗади эшчәнлекләрен үстерү максатында уздырыла....
-
Күәм халкы мич коймагын ашап, шакмак атты
Күәм авылында узган "Кышкы урам" бәйрәмендә илледән артык кеше бар иде. Өч яшьлек әбиләрең дә, олылар да уеннарда катнаштылар.Чаңгыда чаптылар, аркан да тарттылар. Бу күңеллелекне үзеңә күрергә кирәк. Шундый бер дәрт белән уйнадылар, халыкның эчкерсезлеге, бер-берсен хуплап торуы ук авылдашларның бердәмлеге хакында сөйли. Бер-берсенә бүләк-күчтәнәч ясаучылардан алар.Сөембикә апа пешергән мич...
-
Яңа төшереләчәк фильмнең төп ролендә - Әтнә артисты Таһир Фәйзрахманов
Татарстан Диния нәзарәте тарафыннан быел бөек галимгә - Шиһабетдин Мәрҗанигә багышланган документаль фильмны төшерә башладылар инде. Иң элек фильмны төшерүчеләр бөек шәхеснең туган ягына Әтнә районына кайттылар. Олы Әтнәдәге Туган якны өйрәнү музеенда һәм Комыргуҗа урта мәктәбендә урнашкан галимнең музеенда булдылар. Әлеге проектта районыбызның театр артистлары да катнаша. Өлкән Шиһабетдин...
-
Татарстанда 183,7 мең кв.метр торак сафка бастырылган
Социаль ипотека программасы буенча 704 фатирлы 13 йорт буенча хисап бирелгән. 19 гыйнварга булган мәгълүматларга караганда, Татарстанда 183,7 мең кв.метр торак сафка бастырылган. Бу узган елның шул чоры күрсәткечләренең 102 процентын тәшкил итә. Бу хакта бүген Татарстан Хөкүмәте йортында узган республикакүләм киңәшмәдә төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр...
-
Бюджет хезмәткәрләренең эш хакын арттыруга 14,5 млрд сум бүлеп биреләчәк
Бу акча бюджеттагыларның айлык керемен Россия Президенты указларында күрсәтелгән суммага җиткерергә мөмкинлек бирәчәк. 2018 елда Россия Хөкүмәте бюджетта эшләүчеләрнең хезмәт хакын арттыру өчен 14,5 млрд сум бүлеп бирәчәк. Бу хактагы карар Министрлар Кабинеты сайтында дөнья күрде. "Бу акча бюджет хезмәткәрләренең айлык акчасын Россия Президенты указларында күрсәтелгән суммага җиткерергә мөмкинлек бирә",...
-
Салкын. Һава торышына бәйле кешеләр даруларыгызны әзерләгез
Интернеттан алынган мәгълүматлар буенча, бүген Олы Әтнәдә иртәнге якта һава температурасы -13 градус белән бәяләнә, ә сез аны -22 градус итеп тоярсыз. Кичке температура -9, -19 булып сизелер. Аязучан болытлы һава, җилнең тизлеге 6 м/с. Дымлылык - 81%. Җирнең магнит кыры уртача тынычсыз, сәламәтлегегез һава торышына бәйле рәвештә үзгәрә торган...