Олы Әтнәдә яшәүче Фатыйма әбигә - 90 яшь!
«Бу кадәр яшәрмен дип уйламаган идем" Бүген 90 яшьлек юбилее белән котларга килүчеләрне Олы Әтнәдә гомер итүче Фатыйма Садыйк кызы Ситдикова әнә шулай дип каршылап, күз яшьләрен сөртте. Сүрия МИНГАТИНА Гомер синең кәефеңә дә, тамак туклыгыңа да, кимсенүләреңә дә карап тормый, үз җае белән алга бара. Яшьлекне - картлык, ярым...
«Бу кадәр яшәрмен дип уйламаган идем"
Бүген 90 яшьлек юбилее белән котларга килүчеләрне Олы Әтнәдә гомер итүче Фатыйма Садыйк кызы Ситдикова әнә шулай дип каршылап, күз яшьләрен сөртте.
Сүрия МИНГАТИНА
Гомер синең кәефеңә дә, тамак туклыгыңа да, кимсенүләреңә дә карап тормый, үз җае белән алга бара. Яшьлекне - картлык, ярым ач яшәлгән көннәрне - мул табыннар белән туклык, авырлыкларны җиңеллек алыштыра. Ә кичерешләр, әрнүләр шатлыклары белән бергә күңелгә уела.
Фатыйма әби дә тормышында төрлесен күрә, бүген "Аллага шөкер, бу көннәрне дә күрдем, кадер-хөрмәттә яшим, рәхмәт Шамил белән Розалиягә, балаларга, оныкларга, "Апай" дип олылап, хөрмәтләп торалар, күтәреп йөртәләр" дисә дә, 13 яшьлек яшүсмер чорының Бөек Ватан сугышы елларына туры килгәнен оныта алмый. Буыннар ныгып килгәндә, олылар белән җигелеп, печәнен дә әзерли, көлтәсен дә бәйли, черек бәрәңгесен дә җыя. Түзсәң дә, сабыр итсәң дә, тамак ачлык бәгыренә язылган . Черек бәрәңге җыйганы да бүгенгедәй. "Без ул кадәр ач булмадык анысы...", дип тә янәшәдәгеләрне тынычландырып куя. Холкы шундый, берәүне дә борчыйсы килми. Тик ул елларда сабыйлыктан чыгып та бетмәгән яшүсмерләр эшләмәгән эш калмаганын, аларның җигелеп тартканы берәүгә дә сер түгел. Район советы аппарат җитәкчесе Гөлнара Реваль кызы Галәүтдинова тапшырган Россия Президенты В.В. Путинның 90 яшьлек юбилее белән котлап җибәргән хатын куллары белән сыпырып, "Ул да без күргән авырлыкларны, безне белә микәнни...", дип күз яшьләрен сыпыра да, аны кем белми инде. Барыбыз да шул юлдан атладык , дип әйтеп куя. Районыбыз башлыгы Габделәхәт Гыйлемхан улы Хәкимовның юбилей котлавын кулыннан да төшерми, "Рәхмәт, онытмаган. Габделәхәт үзебезнеке анысы, исән-сау эшләсен. Бик күпне күрдек, бу кадәр яшәрмен дип тә уйламаган идем, оялып та куям",- ди. Олы Әтнә авыл җирлеге башлыгы урынбасары Резеда Маликованың да аркасыннан сөйде Фатыйма апа, хәлебезне белеп тора, ди.
"Хәтере бик әйбәт апайның, белмәгәне юк, үзебез дә кайбер нәрсәләрне аннан сорыйбыз", - ди йорт хуҗасы Шамил абый...
(дәвамын газетабыздан укырсыз)
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев