Әтнә юлларында игътибарлы булу кирәк
20 апрельдә һава шартлары кинәт кенә начарланып китте.
Без яз көткәндә "кыш" килде, бозлы яңгыр юллардан бозлавык ясады. Җәйге көпчәккә күчкән машиналар да адәм балалары кебек шуа башлады. Иртә таңнан Бәдри Җиһаншин урамы чатында җиңел машинаның юлдан төшүен хәбәр иттеләр. "Аллага шөкер, йөртүчеләре исән-саулар. Машинада ике кеше иде, тырналу-бәрелүләр генә...