21 ноябрь 2014 яңалыклары
-
Сөенеп бетә алмыйм
Иртән яхшы кәеф белән уянып китсәң, бу бик яхшы инде. Сәламәтлегең булып, ике аякта йөреп торган кешегә мәшәкате дә шатлык кебек. Бу минем күзлектән караганда шулай. Чөнки коляскада хәрәкәтләнү күп уңайсызлыклар тудыра, Ходай берәүгә дә күрсәтмәсен моны. Адәм баласы анысына да ияләшә. Тәкъдиргә буйсынасың. Әле аз гына алга китеш булса,...
-
Язылырга соңга калмадыңмы?
Май ае, ел ахыры якынлашып килгән мәлләр - хат ташучыларыбыз өчен "урак өсте"нә әйләнә. Чөнки, киләсе яртыеллык өчен ул һәрбер язылган йортка газета - журналлар, рухи байлык өләшә. __________________ Газетаның авыл хәбәрчеләре язган фикерләр белән мин дә килешәм. Газеталар алдыручы йорт авылда дәрәҗәле кебек санала. Халык яратып укыган, үз иткән....
-
Ә син "Әтнә таңы"на язылдыңмы?
"Татарстан почтасы" ның Әтнә бүлеге бинасында "Әтнә таңы" газетасына язылучылар көне үткәрелде. Шунда ук килүчеләргә "Сөембикә" журналына һәм "Шәһри Казан" газетасына язылу мөмкинлеге дә бар иде. Алар өчен махсус бүләкләр әзерләнеп, һәр язылучыга тапшырылды.
-
Өч мәктәптә бирделәр
Олы Әтнә, Күңгәр һәм Бәрәскә урта мәктәпләренең XI сыйныф укучылары рус әдәбиятыннан "Опробация" уздылар - йомгаклау сочинениеләре яздылар. "Бу БДИга рөхсәт формасында булачак", дип хәбәр иттеләр мәгариф бүлегеннән. Республикада "Опробация"не барлык мәктәпләрнең 30 процентында бирделәр. Нәтиҗәләр бер атнадан билгеле булачак. Ә барлык мәктәпләр өчен "допуск" декабрь аенда узачак.
-
Әтнә әбиләренә шаккатырбыз әле
«Интернет-долголетие» проекты кысаларында районыбызның өлкән яшьтәгеләре, инвалидлык буенча, һ.б. төр пенсия алучылары компьютер серләренә өйрәнәләр.
-
Әтнәдә – “Авыл көннәре”
Районыбызның авыл клублары, мәдәният йортлары хезмәткәрләре арасында "Авыл көннәре" бәйгесе башлана. Бәйге 21 ноябрьдән 30 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Бәйгенең максаты- алдан билгеләнгән вакыт эчендә авыл тормышын күрсәтү, аның тарихын, киләчәген билгеләү. Әлбәттә, мәдәният хезмәткәрләре булгач, бу җыр-биюсез, музыкаль күренешләрсез генә була алмый. Элек һәр мәдәният йорты үзенең презентациясен күрсәтәчәк,...