Әтнәдә – “Авыл көннәре”
Районыбызның авыл клублары, мәдәният йортлары хезмәткәрләре арасында "Авыл көннәре" бәйгесе башлана. Бәйге 21 ноябрьдән 30 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Бәйгенең максаты- алдан билгеләнгән вакыт эчендә авыл тормышын күрсәтү, аның тарихын, киләчәген билгеләү. Әлбәттә, мәдәният хезмәткәрләре булгач, бу җыр-биюсез, музыкаль күренешләрсез генә була алмый. Элек һәр мәдәният йорты үзенең презентациясен күрсәтәчәк,...
Районыбызның авыл клублары, мәдәният йортлары хезмәткәрләре арасында "Авыл көннәре" бәйгесе башлана. Бәйге 21 ноябрьдән 30 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Бәйгенең максаты- алдан билгеләнгән вакыт эчендә авыл тормышын күрсәтү, аның тарихын, киләчәген билгеләү. Әлбәттә, мәдәният хезмәткәрләре булгач, бу җыр-биюсез, музыкаль күренешләрсез генә була алмый. Элек һәр мәдәният йорты үзенең презентациясен күрсәтәчәк, монда авылның истәлекле урыннары да урын алачак. Бәйге ике этапта узачак. Беренче этапта барлык мәдәният йортлары үзләренең чыгышларын күрсәтеп чыгачаклар, жюри иң осталарны сайлап, икенче этапка уздырачак. Финал ярышларын барыбыз бергәләп Әтнә дәүләт драма театры бинасының сәхнәсендә карый алачакбыз. Җиңүчеләр дә менә шунда билгеләнәчәк. Истәлекле бүләкләр дә биреләчәк. Ә аңа кадәр бу бәйгеләр авыл мәдәният йортларында уза.
21 ноябрьдә "Авыл көннәре" бәйгесе Түбән Бәрәскә мәдәният йортында Бәрәскә, Бәрәзә, Яңа Әтнә һәм Кече Әтнә мәдәният йортлары хезмәткәрләре чыгышлары белән башлана. 22ноябрьдә - Түбән Көек, 23 ноябрьдә - Олы Мәңгәр, 27 ноябрьдә - Күлле Киме, 28 ноябрьдә - Комыргуҗа, 29 ноябрьдә -Кышлау, 30 ноябрьдә Күңгәр мәдәният йортларында узачак. Күңелле, кызыклы булырга охшаган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев