22 гыйнвар 2017 яңалыклары
-
Яңа елдан ОСАГО полисын алуга үзгәрешләр керә
ОСАГО полисларын бирүгә лицензиясе булган барлык иминият компанияләре 2017 елның 1 гыйнварыннан Россия Федерациясе территориясендә ОСАГО килешүләрен электрон рәвештә төзергә тиеш. ОСАГО турындагы законга үзгәрешләр Россия Банкы тарафыннан кертелде. Электрон полисларны ирекле сату 2015 елның 1 июленнән гамәлгә ашырыла башлаган иде. Бу вакыт аралыгында берничә йөз мең электрон полис сатылган....
-
Виктория Боня проституцияле скандалга бәйле
Телевидение алып баручысы Виктория Боня Дубайда ял итә. Әмма ялы күңелсез инцидент белән бәйле булырга өлгергән инде.
-
Татарстан дуңгыз чумасы аркасында "куркыныч" төбәкләр исемлегенә кергән
Татарстан Россиянең Африка дуңгыз чумасы буенча хәтәр төбәкләре исемлегенә эләккән. Бу хактагы мәгълүмат Россия ветеринария һәм фитосанитария күзәтчелеге буенча федераль хезмәтенең рәсми сайтына куелган. Мондагы белешмә буенча, Татарстан Африка дуңгыз чумасы, түләмә булу ихтималы зур булган төбәк булып санала. Чыганак: bugulma-tat.ru
-
Әтнәдә пенсияләр арта
Пенсия Фондының Әтнә район бүлеге белгече Рафис Хәкимов сүзләренә караганда, 1 февральдән иминият пенсияләре 5,4 процентка артачак. Бүгенге көндә Әтнәдә моңа әзерлек бара, программа версияләрен урнаштыралар. Дөрес, бу яңалык эшләүче пенсионерларга кагылмый.
-
Исерек хәлдә полиция хезмәткәренең колагын тешләгән
Массачусетс штатындагы Марблхэд шәһәрендә 19 яшьлек кызны 4 елга хөкем иткәннәр, сәбәбе - ул полициядә эшләүченең колагын тешләгән. Тәртип сакчысы аны төнге клубларның берсендә тоткан, әмма кыз участокка барырга теләмәгән. Суд карары әле генә чыкса да, бу хәл август аенда ук була. Колакны исә, кире тегеп куя алмыйлар. Кызның адвокаты...
-
“Нәрсә булды? Сез мине күмәргә җыенасызмы әллә?”
Күмәргә җыенганда уянучылар турында күп тапкырлар ишеткәнегез бардыр. Андыйлар барлык очракта да диярлек мәрткә киткән булалар. Ә менә бу юлы вафат дип саналган кешебез гап-гади - тирән йокыга талган булып чыга. 75 яшьлек кытай болай да күп йоклый торган була. Бу юлы туганнары аны үлгән дип уйлыйлар. Чөнки бу хәлгә...
-
Урам уртасындагы кар өеме фаҗигагә китергән
33 яшьлек хатын хәзер реанимациядә ята.
-
Бәрәскәдә бильярд ярышы
Бәрәскәләр матур итеп эшли, күңелле итеп ял да итә беләләр. Хәер, монысы инде беркемгә дә яңалык түгел. Менә бу юлы да Бәрәскә авыл мәдәният йортында бильярд буенча ярыш үткәрдәләр. Кубок өчен барган ярыш кискен булды. 1 урынны Шамсиев Ильназ яулады. Икенче урында Галиев Данис; өчтә - Шарипов Ришат. Фотолар чыганагы:...
-
Бала мәктәпне нигә яратмый?
Бик күп балалар мәктәпне яратмыйлар, ә кайберләре бөтенләй күрә алмый. Моның сәбәбен белергә тырышып, уйланып караганыгыз бармы? Нишләп булмасын ди, күпләгән ата-аналарның һәм укытучыларның үзәк бәгырьләренә үткән сорау бу. Менә бала 1 сентябрь көнне, зур үсүенә куана-куана, мәктәпкә ашыга. Әмма 4-5 айдан мәктәптән бизә. Аларның 40%ы, әти-әниләреннән куркып, барырга кирәк...
-
Подъездда шәрә хатын табылган
52 яшьлек хатынның ни өчен үлгәне инде мәгълүм.
-
Әтнәләр, ялгышларыбызны төзәтик
Дин һәм без Һәрбер мөселман кыла торган гамәлләрен, эшләрен "Әгүүзү билләәһи минәш шәйтаанир раҗиим" дип башлый. Мәгънәсе: куылган шайтанның явызлыгыннан Аллаһы Тәгаләгә сыгынам. "Бисмилләһир рахмәәнир-рахиим". Мәгънәсе: "Мәрхәмәтле һәм Рахимле Аллаһ исеме белән башлыйм эшемне, дип әйтергә тиеш. Игътибарсызлыгыбыз аркасында шушы сүзләрне дөрес итеп әйтмибез. Берәүләр "Бисмилләһи рахмани рахим", дип әйтсә,...
-
Күзең начар күрсә, академик рецептын куллан
Академик Филатовта дәваланучылар күзләре начар күрүчеләр өчен түбәндәге рецептны тәкъдим итә. Табиб аларга кайчандыр шуны киңәш иткән булган. 100 гр алоэ согы, иттарткыч аша чыгарылган 500 гр әстерхан чикләвеге, 300 гр бал, 3-4 лимон согын кушып болгатырга да көненә өч тапкыр, ашарга ярты сәгать кала, берәр десерт кашыгы ашарга. Әлеге...