Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Күзең начар күрсә, академик рецептын куллан

Академик Филатовта дәваланучылар күзләре начар күрүчеләр өчен түбәндәге рецептны тәкъдим итә. Табиб аларга кайчандыр шуны киңәш иткән булган. 100 гр алоэ согы, иттарткыч аша чыгарылган 500 гр әстерхан чикләвеге, 300 гр бал, 3-4 лимон согын кушып болгатырга да көненә өч тапкыр, ашарга ярты сәгать кала, берәр десерт кашыгы ашарга. Әлеге...

Академик Филатовта дәваланучылар күзләре начар күрүчеләр өчен түбәндәге рецептны тәкъдим итә. Табиб аларга кайчандыр шуны киңәш иткән булган.

100 гр алоэ согы, иттарткыч аша чыгарылган 500 гр әстерхан чикләвеге, 300 гр бал, 3-4 лимон согын кушып болгатырга да көненә өч тапкыр, ашарга ярты сәгать кала, берәр десерт кашыгы ашарга. Әлеге рецептны күзләр яхшы күрә башлаганчы кулланырга кирәк. Күрү сәләтен яхшыртып кына калмыйча, ул организмны да ныгыта.

Әмма шуны истә тотарга кирәк: алоэ ике-өч яшьтән дә яшьрәк булырга тиеш түгел. Алоэның аскы яки урта яфракларын кисегез. Кайнаган су белән юып, «тешләрен» кисеп алыгыз. Вак итеп турап, ике кат марля аша согын сыгыгыз. Филатов яфракларны кисеп алуга турарга кушмаган. Тәлинкәгә куеп, ун-унике көнгә суыткычка куярга киңәш иткән ул. Бу вакыт арасында һәм шул шартларда алоэда «биоген стимулятор» исемен алган матдәләр барлыкка килә икән. Суыткычтан алгач, яфракларны тагын бер кат юалар.

Чыганак: http://shahrikazan.com/


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев