Әңгәмәнең максаты - яшь буынга сугыш китергән кайгы-хәсрәт, зыян турында белдерү һәм тынычлыкның кыйммәтен җиткерү иде.
"Офицеры" исемле фильмның герое "Есть такая профессия Родину защищать" дигән җөмлә әйтә. Егетләр белән Ватан, Ватанны саклау, Ватанны саклаучылар турында сөйләштеләр.
Бүгенге көндә илебездә барган махсус хәрби операция, аның авылыбызга, гаиләләргә китергән газабы, анда катнашучы егетләребезнен батырлыгы турында фикер алыштылар.
Бүгенге көндә һәр кеше махсус операциядәге егетләребезгә үзененең кечкенәме-зурмы ярдәмен күрсәтергә мөмкин.
Матур әдәбияттан чын егет, чын герой, герой - пионерларга мисаллар китерделәр, Бөек Ватан сугышы иң оста итеп тасвирланган китаплар, әсәрләр белән таныштылар.
Нет комментариев