«Герой хатыны», «Герой әнисе”, “Герой балалары” фотопроекты безнең районга да килеп җитте.
«Ашыт» мәдәният һәм спорт үзәгендә «Татарстан геройларының әниләре һәм хатыннары» дип исемләнгән фотопроект кысаларында үзгә чара узды.
Бирегә килеп керүгә караш иң элек, тезелеп киткән портретларга төшә.
Ә Һәр фотопортретта иңнәренә китель салган хатын-кызларның сурәтләре. Шунда ук ирләренә, улларына күңелне нечкәртә торган сүзләр белән язылган хат-юлламалар.
Барлык юлламалар да солдатлар, һичшиксез, исән-сау әйләнеп кайтачак дигән мәхәббәт һәм өмет белән сугарылган. Һәркайсыннан көч алырлык Әлеге чараны башлап йөрүчеләр, тормышка ашыручылар — Татарстан Республикасы буенча офицерлар һәм хәрби хатыннар берлеге.
«Проектта катнашу — ул герой әниләре, хатыннары һәм балалары өчен фотосессия генә түгел, бу һәр герой артында көчле, яратучан һәм ышанычлы гаилә торуын күрсәтү мөмкинлеге», — дип аңлатып үтте әлеге эшне башлап йөрүчеләрнең берсе булган Рамилә ханым. — Бөтен Татарстан буенча без геройларның әниләре, хатыннары, балалары белән очрашабыз.
Алар арасында бүгенге көндә якыннары махсус хәрби операция зонасында булучылар да, кызганычка каршы, якыннарын соңгы юлга озатучылар да бар. Әлеге фотосессия аларга үзара кабат очрашырга, аралашырга мөмкинлек бирә, — диде ул.
Рамилә хәрби хатыны, аның тормыш иптәше дә бүгенге көндә махсус хәрби операциясе зонасында. Ике бала тәрбияләп үстерәләр. Кызларына — 14, улларына 5 яшь. — Биш ел эчендә иптәшемнең бер генә тапкыр да улыбызның туган көнен каршылаганы юк.
Әлбәттә, бу һәр хәрбиләргә хас күренеш. Үзенең дә улыбызның туган көненә кайтасы килә, әмма андый мөмкинлек чыкканы гына юк әлегә, — дип елмая Рамилә.
Рамиләнең сабырлыгына, башкалар күңеленә үтеп керерлек итеп сөйли белүенә сокланып карап торам. Бүгенге көндә тормыш алып бару аңа да җиңел түгелдер. Әмма аның нурлы күзләренә, мөлаем йөзенә күз салуга, үзеңдә ышаныч туа. Фотосессия барышында Рамиләгә ярдәм иткән Лилия ханым да игътибарны җәлеп итте.
Кечкенә генә буйлы, зифа гәүдәле, биш бала әнисе Лилиягә сокланмый мөмкин түгел. Бүгенге көндә аның ире һәм ике улы махсус хәрби операциядә катнаша. — Гаилә дустыбыз махсус хәрби операциядә һәлак булгач, ирем дә үз теләге белән китте. Ул күбрәк беренче линиядә. Аллаһка шөкер, һәркайсы исән-саулар, — диде Лилия елмаеп. Лилиянең ике улы да медицина көллиятен тәмамлыйлар. Һәм контракт төзеп армиягә китәләр.
Бүгенге көндә икесе дә махсус операциядә. Олы улын бүгенге көндә офицерлыкка укырга җибәрәләр. «Ул әтисе юлы белән бара», — ди аның турында Лилия. Аның янында тагын өч баласы бар. Йөзеннән нур чәчеп торган Лилиягә карыйм да: — Йөрәгегез әллә ничәгә телгәләнә торгандыр сезнең, — дип сорыйм үзеннән.
Ә ул исә һаман да елмаеп: — Миңа, дус кызларым да: «Лилия, син нәрсәләр эчеп торасың, ничек тыныч булып каласың», диләр. Аллаһка ышанам. Барысы да исән-сау кайтырлар, Аллаһ кушса.
Һәркайсы өчен йөрәк әрни, сүз дә юк. Балалар өчен бигрәк тә борчылам. Шунысы күңелне тынычландыра, иптәшемнең инде күпьеллык тәҗрибәсе бар, — диде ул. Нечкә күңелле булсалар да, әлеге хатын-кызларның батырлыгына, кыюлыгына, көчләренә сокланырлык. Бүгенге көндә үз тормышларын, үз эшләрен читкә куеп торып, башкаларга да ярдәм итәргә, күңел күтәренкелеге өстәргә мөмкинлек табалар хәрбиләрнең хатыннары. Юктан да сәбәп табып, зарланып утыручылар өчен үрнәк алар. Инде килеп, фотосессия турында да берничә сүз әйтеп узасы килә. Бирегә бүгенге көндә уллары махсус хәрби операциядә булган, шулай ук кадерлеләрен соңгы юлга озаткан әниләр, хатыннар, аларның балалары да килгән иде. Аларның һәркайсына иңнәренә сугышчыларның кительләрен, ягъни формаларын салып, фотога төшү мөмкинлеге булды.
Әйтик, Күлле Кимедән Гөлфия апа: «Чакыргач, мин дә килдем. Бирегә килмәсәм, улым үпкәләп ятар», — диде. Бу фотопроект безнең яклаучыларыбызның ышанычлы тылы булуны, аларны туган җирләрендә сагынып көтүләрен раслый торган мисалларның берсе. Иң мөһиме — махсус хәрби операция тәмамлансын да, ир-егетләребез исән-сау хәлдә якыннары янына кайтсыннар иде.
Нет комментариев