Иң мөһиме – ул тиз әзерләнә, озак саклана.
Кирәк: 2 кг кәбестә; 1 уртача кишер; 1 уртача алма; 1 уртача чөгендер; 1 баш сарымсак; 6 аш кашыгы шикәр комы; 2 аш кашыгы тоз; 150 г үсемлек мае; 100 г 9 процентлы аш серкәсе; берничә борчак кара борыч; 1 дәфнә (лавр) яфрагы; 1 литр су.
Кәбестәне шакмаклап турарга, башка яшелчәләрне — эре угычтан, сарымсакны вак угычтан уарга һәм барысын да зур табакка салып, катнаштырырга кирәк. Кәстрүлгә су, тоз, шикәр, май, серкә һәм тәмләткечләрне салып, кайнап чыкканнан соң 5 минут кайнатабыз һәм кәбестә өстенә коябыз.
Суынганнан соң банкага тутырып, суыткычта саклыйбыз. Банка авызын полиэтилен капкач белән каплыйбыз.
Салат 8 сәгатьтән соң әзер була.
Нет комментариев